Газетага язылу
  • Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Сакларга өйрәнәбез: финанс белгече Марат Зиннуров киңәшләр

Инфляция шартларында, ягъни акчаның бәясе кимегән бер мәлдә күпләребез аны ничек тә сакларга тырыша. Иң гади һәм ышанычлы ысулларның берсе – банкта саклау. Финанс белгече Марат Зиннуров нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеген аңлатты.

Үзгәрәме-юкмы? Банкка акча салганда, әлбәттә, беренче чиратта, проценты кызыксындыра. Иң элек ставканың үзгәрәме-юкмы икәнен белешегез. Акчаны салуның бөтен срогына үзгәрми торганы «фиксированный» дип атала. Башта ул кечерәк тоелса да, ахырдан отышлырак булып чыгарга мөмкин.

 

Үзгәрә торганы (плавающая ставка) башта зуррак дәрәҗәдә билгеләнә. Ләкин монысы төп ставкага (Үзәк банк башка банкларга акчаны шушы процент белән бирә) нигезләнә. Кредит, вклад, ипотека процентлары шуңа бәйле. Төп ставка кимесә, банкка салган акчаның проценты да кимеп, керемегез көтелгәннән азрак булып чыгачак.

 

Акча салуның башка нечкәлекләренә дә кыскача тукталып үтик.

 

Никадәр озаграк сакласаң, шуның кадәр күбрәк керем китерә? Гадәттә вклад срогы керемгә йогынты ясый. Банклар асылда клиентларны күбрәк җәлеп итү өчен зуррак процент белән кыска вакытка акча салуны тәкъдим итә. Бу вакыт асылда 2–5 ай тәшкил итә. Шуннан соң проценты күзгә күренеп кими.

 

Озак вакытлы вкладның (1 ел һәм аннан озаграк) проценты исә артмый да, кимеми дә, ягъни шул бер үк чамада кала. Акчагызны, билгеле бер вакытка кирәге чыкмаячак, дип саныйсыз икән, озак срокка салыгыз. Ә менә килешүне вакытыннан алда өзүнең процентны бик аз күләмдә исәпләүгә китерүен онытмагыз. Бу очракта керем ташка үлчим дәрәҗәсендә генә булачак.

 

Акчаны алып буламы? Банкка салган акчага өстәп тору яки, кирәге чыкса, беразын алу мөмкинлеге уңайлырак булса да, процентын киметә. Иң югары ставка гадәттә акчаны алу хокукын бирми, гомумән, аны саклауның катгый шартларын күздә тота. Шартлар үтәлми икән, проценты автомат рәвештә кими. Нәтиҗәдә иң отышлысы дип каралган вклад уртача яисә хәтта иң аз керем китерергә мөмкин.

 

Процентлар ничек исәпләнелә? Иң киң таралган ысулы – бөтен срок дәвамында исәпләнеп, вкладны ябар алдыннан гына процентны бер тапкыр түләү.

Кайвакыт банклар аны һәр ай саен аерым счетка түләп баруны тәкъдим итә. Бик уңайлы, чөнки акча шундук кулга керә. Ләкин мондый шартларда проценты азак күләмдә исәпләнә.

 

Иң отышлысы – саклык акчага процентларын өстәп бару (капитализация процентов). Бу очракта айлык процент вкладның гомуми күләменә кушыла (ләкин аны алырга ярамый). Мондый вклад иң зур керем китерә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре