Йөртүчеләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафка тарткан кебек, саклау вакыты чыккан азык-төлек сатучыларны да автомат рәвештә штрафка тарта башламакчылар. “Роспотребнадзор” бу җәһәттән закон проектын әзерләгән, дип яза “Известия”.
Документка аңлатма язуында билгеләп үтелгәнчә, быел апрель аеннан саклау вакыты чыккан продукция сату очраклары нык арткан. Гәрчә цифрлы маркировка системасы сатучыны продуктның яраклылык срогы чыгу турында кисәтсә дә.
Апрель аеннан бирле, аерым алганда, 4165 юридик зат һәм 13 972 хосусый эшмәкәр искергән продукция сатуны тыю кагыйдәсен бозган. Ә 20 июльдән 20 августка кадәр мондыйлар саны тагын да арткан: 4790 компания һәм 14 997 шәхси эшмәкәр штрафка тартылган.
Саклау вакыты чыккан товар сатучы хосусый эшмәкәрләргә штраф күләме 30 меңнән 40 мең сумга кадәр тәшкил итә (продукциясе конфискацияләнә). Фирмалар өчен – 300 меңнән 600 мең сумга кадәр.
Бизнеска авырлыкны киметү йөзеннән, автомат рәвештә штрафка тартуны 2026 елдан гына гамәлгә кертү күздә тотыла. Моннан тыш, закон проекты кабул ителгән очракта, маркировка системасында теркәлмәгән сатучыларны 50 мең сум күләмендә штраф көтә.
Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Татарстанда “Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез