Алар үзләренең булачак корбанына, имештер, барлык саклык акчасының үзенеке түгел, бәлки Россия резерв фондының бер өлеше булып торуы турында хәбәр итә башлаган, дип яза “ТАСС”. Аферист башта мессенджер аша язып, имештер, кешенең шәхси мәгълүматларының “читкә агуы” турында сөйли.
Шуннан соң махсус хезмәтләр “вәкиле” шалтыратып, янәсе, бу кеше исеменнән террорчыларга акча күчерү омтылышлары теркәлүен хәбәр итә. Аннан инде әңгәмәне “тикшерүче” яки “Үзәк банкның иминлек хезмәте башлыгы” дәвам итә.
Болары “тозакка” эләгергә торган кешегә, имештер, барлык саклык акчасының үз карамагында түгел, бәлки Россия резерв фондында ятуын һәм аны, “тере” акчага әйләндереп, тикшерү өчен җаваплы кешегә тапшырырга кирәклеге турында хәбәр итә. Шул ук вакытта акчаны алганда шик тудырмас өчен банк хезмәткәрләре белән ничек сөйләшергә кирәклеге аңлатыла. Эчке эшләр министрлыгыннан тагын бер кат искәртеп үтелгәнчә, шикле шалтырату булган очракта сөйләшүне шундук туктатырга кирәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез