Көзге чорда иммунитетны саклау өчен, беренче чиратта, җәйге сезоннан соң калган яшелчә һәм җиләк-җимеш белән ныклап тукланырга кирәк. Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш диетологы Виктор Тутельян әйтте, дип хәбәр итә RT.
«Мөмкинлек булганда, мөмкин кадәр күбрәк яшелчә һәм җиләк – җимеш ашарга кирәк», - дип ассызыклаган белгеч, консервланган һәм туңдырылган җиләк-җимешләрне киләчәккә калдырырга киңәш иткән.
 Моннан тыш, Тутельян максималь киңәйтелгән витамин-минераль комплексын кабул итү, спорт белән актив шөгыльләнү зарурлыгына игътибар итте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез