Республика балалар клиник хастаханәсенең медицина советы утырышында ясаган чыгышында ул шулай дип белдерде, дип яза Татар-информ.
«Хәзерге демографик вазгыятьтә ата-аналар медицина ярдәме үтемле булуын тоярга тиеш. Балаларга түләүле медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләләре акрынлап көн үзәгеннән, безнең эш өлкәсеннән китәргә тиеш. Чынлыкта без күрәбез: ата-аналар гаиләне ишәйтергә телгәндә, укыту, медицина ярдәмен күздә тотып, бала табу күпмегә төшәчәген уйлый», – диде министр.
Ул шул рәвешле ата-аналарның бала үстерү чыгымнары аз булмавын аңлавына ишарәләде. «Әйе, бюджет, нормативлар да бар, ләкин барыбер балалар – гаиләнең кыйммәте, бала һәр ата-ана өчен кадерле. Ата-аналар моны сизәргә тиеш», – дип белдерде ул.
Альмир Абашев Республика балалар клиник хастаханәсе иганәчеләренә балаларны дәвалауда күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәтен җиткерде. «Сез зур эш башкарасыз», – диде министр.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез