Бу хакта Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко сүзләренә сылтама белән РИА Новости яза.
Министр билгеләп үткәнчә, кондитер ризыкларын көн саен 50% ка кадәр Россия гражданнары куллана. Моннан тыш, илдә шикәр куллану Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы экспертлары киңәшләреннән дүрт тапкырга, ә тоз 2,5 тапкырга артык.
Яшелчәләргә килгәндә, аларны куллану акрынлап үсә һәм хәзер 60% тәшкил итә. "Шулай да без бу юнәлештә дә хәрәкәт итәргә кирәклеген күрәбез", - дигән Мурашко.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез