Газетага язылу

Сәламәтлеккә зыяныннан шикләнмичә, шашлыкны күпме ашарга була? Белгеч киңәшләре

Шашлыкны чамасын белмичә ашау сәламәтлеккә зыян салырга мөмкин. Шуңа күрә аны белеп кенә кулланырга кирәк, дип сөйләп үткән “Лента.ру” хәбәрчесенә табиб-эндокринолог Оксана Михалева.

“Сәламәтлеккә зыяныннан курыкмыйча, бер утыруда 200 грамм чамасы шашлык ашарга була. Организм нәкъ менә шуның кадәр итне ашказаны-эчәкләргә көч китермичә эшкәртә ала”, – дип билгеләп үткән белгеч. Шул ук вакытта шашлыкны сирәгрәк – 2-4 атнага бер тапкыр гына куллану хәерле, дип дәвам иткән ул сүзен.

Табиб әйтүенчә, шашлык берничә сәбәптән зарарлы булырга мөмкин. Беренчедән, итне күмер өстендә кыздырганда канцерогеннар барлыкка килеп, яман шеш куркынычын арттыра. Шул ук вакытта ит никадәр майлырак булса, зарарлы матдәләр шуның кадәр күбрәк бүленеп чыга. Икенчедән, кыздырган итне, гомумән, кыздырылган ризыкны еш ашаганда, кандагы шикәр аксымга “ябыша” (гликация – аксымнарның “шикәрләнүе”). Бу исә организмның картаюына, симерү, шикәр чире һәм яман шешкә китерергә мөмкин, дип аңлатып үткән Михалева.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре