Салават Фәтхетдиновның килене шалтыгы белән уртаклашты: «Бик дулкынландыра»

Салават Фәтхетдиновның килене Рузия үзенең зур шатлыгы белән бүлешкән. Ул Казан дәүләт медицина университетының дәвалау факультетын тәмамлаган. Хәзер Рузия Фәтхетдинова - дипломлы табибә.

«Мин – табибә. Бу хакта әйтүе бик дулкынландыра, шул ук вакытта куанычлы. Алга таба тагын да кызыклырак булачак, мин моңа ышанам», – дип язган ул социаль челтәрендә.

Әлегә Рузия декрет ялында. Тормыш иптәше Рөстәм белән алар Дамир исемле улларын тәрбиялиләр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре