Шәле авылында яшәүчеләр: «Кыз урлауның кызыгы бетте»

Казахстанда кыз урлаган өчен җәзаны катгыйландырмакчылар. Кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил моның өчен җинаять җаваплылыгы кертергә тәкъдим итә. Ни өчен дигәндә, мәҗбүри никахлар хатын-кызның ирләре тарафыннан җәберләнүенә китерә, шулай ук белем алудан мәхрүм итә. Ә бездә кыз урлау гадәте сакланамы?

«Татар ядкарьләре» – татар халкының милли-мәдәни традицияләрен торгызу һәм үстерү үзәгенең халык иҗаты материаллары белән эшләүче белгече, филология фәннәре кандидаты Зәлия Брусько белдергәнчә, татар халкында 20 ел элек кызны урлап өйләнү гадәте булган әле. Экспедициядә Мари Эл республикасының Бәрәңге районында язып алган материаллардан да күрергә була моны. Кыз урлау буенча Питрәч районының Шәле авылы данлыклы. Мамадыш, Чүпрәленең дә кайбер авылларында күзәтелгән. Хәзер урлау очраклары берән-сәрән генә бардыр. Яшьләр парны үзләре сайлый.

– Кыз урлау – халыкта мактала торган әйбер түгел. Аны үрнәк итеп сөйләмәгәннәр. Кире кайту туташлар өчен бик оят саналган. Аңа «аерылып кайткан» дигән ярлык такканнар. Шуңа күрә күбесе барган җирендә калган. Яратмаган кешесе дә урларга мөмкин. Андый очракта аяныч булган, әлбәттә. Чаярак кыз булса, качып та киткән. Яшьләр күбрәк бер-берсе белән алдан килешеп эшләгән, – ди Зәлия Брусько.

Шәле мәктәбендә завхоз булып эшләүче Рафис Мөхетдинов та Резедасын урлап алып кайткан. Бер урамда яшәгән сөйгәнен гомерлек яр итеп сайлаган. Өйләнгәндә, егеткә 25 яшь булган.

– Безнең заманда сорап алучылар бик сирәк иде. 1991 елда өйләндем мин. Өйләнәсе көнне егетләр белән сөйләшеп, машина әзерләдек. Резедамның клубтан чыкканын көтеп тордык та, тиз генә эләктереп, урлап алып кайттык. Ул вакытта ике көн буш өйдә кунгач, өченчесендә генә үз өеңә кунарга кайта идең. Әлбәттә, икенче көнне өйгә әти-әниләргә күрсәтеп, никах укытасың. Ул вакытта йоласы шундый иде. Хәзер халык культуралы. Авылдагы, шулай ук читтәге кызларны сорап алып кайталар. Соңгы 15 елда шундый гадәт. Урлауның кызыгы бетте аның, – ди Рафис Мөхетдинов.

Ә сездә ничек?

Чирмешән районы Кармыш авылы:

– Бездә андый гадәт юк. Элек тә булмаган. Әбиләрнең дә сөйләгәне истә түгел. Безгә кызлар башка районнардан кияүгә килә.

Актаныш районы Куян авылы:

– Элек урлау очраклары бар иде, хәзер юк.

Мамадыш районы:

– Заманасында Козгынчы, Олыяз авылларында андый гадәт бар иде. Үзләрен урлап алып кайтучыларның кызык итеп сөйләгәннәрен хәтерлим. Тигез тормышта яшәп, балалар үстергәннәр. Хәзер законнар кырыс, урлап кайткан өчен җавап тотарга туры киләчәк.

Сәрия Мифтахова

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре