Шалтыратырга дип сораган да телефонын алып качкан

Мошенниклык турында статья буенча җинаять эше кузгатылган.

Казанда 51 яшьлек ир-атны мошенниклыкта шикләнеп тоткарлаганнар. Ул алдау юлы белән берәүнең телефонына хуҗа булган. Бу хакта “KazanFirst” Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Телефоныннан коры калган кеше июнь урталарында полициягә мөрәҗәгать иткән. Аның әйтүенчә, Коллективная урамында бер ир-ат, янәсе, ашыгыч төстә шалтыратып алу өчен телефонын сораган. Ир-ат смартфонын биргән, ә тегесе шундук качып юк булган. Зыян күләме 6 мең сум тәшкил иткән.

Полиция хезмәткәрләре шикләнелүчене “кайнар эз”ләре буенча тапкан. Ул, үз гаебен танып, телефонны ломбардка тапшыруын әйткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре