Миңа балигъ булган үзмәшгуль улым өчен түләүле медицина хезмәтләре һәм даруларга чыгымнар буенча салым чигерүен алырга ярыймы? Һәм моның өчен нинди документлар кирәк?
Алсу Хәйруллина. Азнакай
Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча 6 нчы районара инспекциясенең баш салым инспекторы Рәмзия Мөхетдинова:
– Балигъ булган улыгыз көндезге бүлектә укыган очракта, сез түләүле медицина хезмәтләре һәм даруларга киткән чыгым өчен салым чигерүен кайтара аласыз. Ул инде укымый икән, сез моны эшли алмыйсыз. Үзмәшгуль булып теркәлүчеләргә дә салым чигерүе каралмаган, чөнки алар түли торган салым 13 проценттан аз, бары тик 4–6 процентны гына тәшкил итә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез