Салым санаганны ярата. Кем күпме түләр?

Илдә яшәүче 2 миллионга якын кеше салымны күбрәк түли башларга, ә әти-әниләргә «кешбэк» гамәлгә керергә мөмкин. Россия Финанс министрлыгы салым салу системасына бәйле үзгәрешләр әзерләде. Әлеге документ Хөкүмәт комиссиясендә яклау тапкан инде. Дәүләт Думасы депутатлары аны җәй азагына кадәр тикшереп, яңалык киләсе елның 1 гыйнварыннан ук гамәлгә керер, дип көтелә. Кем күпме түләр?

Билгеле булганча, илдә физик затларның кеременә салымның прогрессив шкаласына күчәргә тәкъдим иттеләр. Эш шунда ки, илдә егерме елдан бирле керемгә салымның яссы шкаласы гамәлдә. Ягъни хезмәт хакына көчкә җан асраучылар да, кесә тутырып акча эшләүчеләр дә бертигез – 13 процент салым түли. Салымның прогрессив системасы исә, керем югарырак булган саен, аның проценты артуны да күздә тота. Россия Дәүләт Думасы депутатлары моңа бәйле үз фикерләрен әйткән иде инде. Бу атнада Россия Финанс министрлыгы да үз тәкъдимнәрен җиткерде.

Россия Финанс министрлыгы физик затларның кеременә салымны түбәндәгечә үзгәртергә тәкъдим итте:

Хәзер ничек Тәкъдим
Елына 5 миллион сумга кадәр керемгә – 13% Елына 2,4 миллион сумга кадәр керемгә – 13%
Елына 5 миллион сумнан арткан керемгә – 15% Елына 2,4 миллионнан 5 миллион сумга кадәр керемгә – 15%
  Елына 5 миллионнан 20 миллион сумга кадәр керемгә – 18%
  Елына 20 миллионнан 50 миллион сумга кадәр керемгә – 20%
  Елына 50 миллион сумнан артык керемгә – 22%

Озын сүзнең кыскасы, аена 200 мең сумга кадәр хезмәт хакы алып эшләүчеләр (елга – 2,4 миллион сум) физик затларның кеременә салымны элеккечә 13 процент күләмендә түләячәк. Шуңа күрә гади халыкка борчыласы да юк, диләр. Ә менә кесә калынрак булган саен, салымны да күбрәк түлисе булачак. Белгечләр әйтүенчә, яңалык 2 миллионга якын кешегә кагылачак. Бу – эшкә сәләтлеләрнең 3,2 проценты дигән сүз. Үзгәрешләр кайбер категория гражданнарга, шул исәптән ветераннарга һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга кагылмаячак.

Моннан тыш, ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче, айлык керемнәре 1,5 яшәү минимумы күләменнән артмаган гаиләләргә салымнан «кешбэк»ны да гамәлгә кертмәкчеләр. Аларга физик затларның кеременә түләнгән салымнан 7 процент күләмендә салым чигерүе ясарга тәкъдим иткәннәр. Ягъни яңалык гамәлгә кергән очракта, мондый гаиләләргә салым ставкасы 6 процент тәшкил итәчәк. Үзгәреш ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче һәр икенче гаиләгә диярлек кагылырга мөмкин, дигән белгечләр. Татарстанда быел яшәү минимумы җан башына 13135 сум тәшкил итә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре