Газетага язылу

Салым хезмәте идарәсе бизнес вәкилләренә вебинар уздыра

Чара 1 сентябрьдән электрон рәвештәге ташу документларыннан мәҗбүри файдалануга күчүгә багышлана.

140нчы федераль закон нигезендә, 1 сентябрьдән электрон рәвештәге ташу документларыннан мәҗбүри файдалану гамәлгә кертелә.   Яңалык автомобиль, һава һәм тимер юл транспортында йөк ташуга кагыла. Түбәндәге документлар мәҗбүри рәвештә электрон форматка күчерелә:

Экспедитор документлары: экспедиторга поручение, экспедитор һәм склад распискалары;

Һава транспорты өчен йөк накладное;

Транспорт накладнойлары;

Йөкләр ташуга заказлар (заявкалар). 

Рәсмиләштерелгән барлык электрон документларны дәүләт мәгълүмат системасына (ГИС ЭПД)  юлларга кирәк. Аның операторы – Россия Транспорт министрлыгы. Дәүләт мәгълүмат системасына  махсус операторлар (ИС ЭПД) аша керәсе. Аларның исемлеге министрлык сайтына (https://mintrans.gov.ru/activities/214/376/377/380 ) урнаштырылган. Федераль салым хезмәте идарәсе, әлеге мәсьәләне тирәнтен өйрәнү өчен, бизнес һәм хакимият органнары вәкилләрен бушлай вебинарга чакыра. Чара 25 мартта уздырыла (10.00 сәгатьтә башлана). Темасы: “Электрон ташу документларыннан файдалануга күчү”. Тоташу өчен сылтама: https://vkvideo.ru/video-26433195_456248750.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре