Кешенең җаны чыккан караватны ни эшләтергә? Тортка шәм куеп өрергә ярыймы? Мөселманга кан салдырырга ярыймы? Көндәлек тормышыбызда динебезгә кагылышлы сораулар туып кына тора.
Укучыларыбызны борчыган сорауларга Мөдәррис хәзрәт Гыймранов ачыклык кертте.
– Бер көнне шаккатмалы сүз ишетеп кайттым. Имеш, Коръән ашында өстәлгә чәнечке куярга ярамый икән. Нигә икәнен аңлатып бирүче дә булмады, әмма өстәлгә чәнечкесен дә куймадылар. Ни өчен шулай эшләргә кирәк икән?
– Мондый шаккатмалы сүзләрне еш ишетергә туры килә. Моны эшләргә ярамый дигән кеше аның катгый дәлилен дә китерергә тиеш. Чәнечке ул – кулга тотып ашау өчен уңайлы савыт-саба. Элек ул булмаган. Коръән ашында чәнечке куярга ярамый дигән сүз дә шуннан киткәндер, бәлки. Дини яктан караганда, аш үткәргәндә өстәлгә чәнечке куюның бернинди зыяны да, кимчелеге дә юк. Коръән укыган кешегә дә, Коръән укып багышлауга, догага да аның бернинди зыяны тими. Шуңа күрә бу – нигезсез тыю.
– Мөселман кешегә туган көн торты өстенә шәм куеп, аны өреп сүндерергә ярыймы икән?
– Бу мәсьәләнең ике ягы бар. Тортка шәм куеп, аны өреп сүндерү гадәте каян килгән? Язмалардан күренгәнчә, борынгы греклар һәр айның алтынчы көнендә үзләренең гыйбадәтханәләренә шәм белән баллы пирог куя торган булганнар. Шәм айның яктылыгын гәүдәләндергән. Бу үзенә күрә бер корбан китерү йоласы булган. Фарсыда, кунаклар килгәч, кабартма пешереп, кунакларына шат булуларын күрсәтү билгесе буларак, кабартмага шулай ук шәм куя торган булганнар. Гомумән, бүген туган көн уздыруга бәйле бик күп гадәт, йолалар Германиядән кергән. Борынгы Русьта да тортка шәм куеп өрү гадәте булган. Әмма моның динебезгә, халкыбызга, милләтебезгә бернинди катнашы да юк. Теләк теләү өчен дога бар. Аны чынга ашыручы – Аллаһы Тәгалә.
– Кешенең җаны чыккан караватта йокларга ярамый, диләр. Бу чынлап та шулаймы? Ул караватны нишләтик икән?
– Пәйгамбәребез бер хәдисендә: «Динебез җиңел, авырайтмагыз», – дигән. Күп вакытта кеше әллә нәрсәләр уйлап таба. Бигрәк тә үлем-китемгә бәйле нинди генә хорафатлар, ырым-шырымнар юк. Бу очракта да, кешенең өендә ике генә карават булса, ни эшләргә? Ул яңа алынган карават булса, аны ни йөрәгең белән чыгарып атмак кирәк. Бу караватта йокласаң нәрсә була? Гомер кыскарамы? Ризык кимиме? Кеше җиргә егылып үлсә, ул җиргә дә басарга ярамыймы? Мондый сүзгә ышаныр алдыннан, иң элек үз-үзеңә шундый сораулар биреп, уйланырга кирәк. Карават – мебель фабрикасында ясалган җиһаз гына. Ул үзенә бернинди начар энергетика сеңдерә алмый. Ул бернинди дә көчкә ия түгел. Тәкъдир, язмыш, ризык адәм баласына Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән бирелә. Шуңа күрә кешенең җаны чыккан караватта йокларга ярамый дигән сүз – ырым гына. Динебездә моның нигезе юк. Кеше бик шикләнә икән, аны сөртергә, химчистка ясатып алырга мөмкин.
– Өйдә бик зур тавыш чыкты. Ирем, өч яшьлек улыбызны сөннәткә утыртырга тели. Мин баланы кызганам, үскәч, үзе хәл итәр, дим. Безнең кайсыбыз хаклы? Улымны кызганып, сөннәткә утырттырмыйча, мин үз өстемә гөнаһ алмыйммы?
– Бала икегезнеке дә. Ул балага икегезнең дә хакыгыз бар. Без беренче улыбызны кырык көннән сөннәткә утырттык. Калганнарына да бер-ике ай иде. Беренчедән, ул тизрәк төзәлә. Икенчедән, бала аны хәтерләми. Өченчедән, ул җиңелрәк үтә. Һәр нәрсәнең – үз вакыты. Әгәр сез мөселманнар һәм пәйгамбәребезнең сөннәтен үтисез икән, бу вакытта моны рәхәтләнеп эшләргә була. Өч айда булмаса, бала дүрт-биш айлык чагында сөннәткә утыртырга мөмкин. Мондый вакытта акыл хисләрдән өстен чыгарга тиеш. Бала хәл итәр ул, аның сайлыйсы әйберләре киләчәктә бик күп булыр. Әмма безнең өстебездә торган бурыч та бар бит әле. Без аны үтәмичә, ялгышмыйбызмы? Сорау шунда. Шуңа күрә баланы вакытында сөннәткә утыртырга кирәк. Аннары без киләчәктә нәрсә буласын белмибез бит. Пәйгамбәребез дә: «Аллаһ матур һәм матурлыкны сөя», – ди. Сөннәткә утырту карарын ачуланышып кабул итү мөселман кешегә килешәме икән? Гаиләдә тавыш чыгарырлык сәбәп түгел бу.
– Күптән түгел миңа кан салдылар. Соңгы арада эчем поша: башка милләт кешесенең канын салган булсалар, мин мөселман булудан туктамыйммы икән? Кан салдыру – гөнаһмы?
– Бер дә борчылмагыз. Кешегә кан салу аны мөселманлыктан чыгармый. Ул безнең каныбызга гына бәйле түгел бит. Безнең күңелебездәге иман, гамәлләребез безне мөселман итә.
– Корбан итен әле дә өләшеп бетерә алмыйбыз. Иттән өлеш чыгарырга ниятләгән кешеләрнең кайберләре әлегә читтә, һаман күрешә алмыйбыз. Корбанны чалганнан соң, итен күпме вакыт эчендә таратып бетерергә кирәк икән? Аны ел дәвамында өләшсәң дә буламы?
– Була, әлбәттә. Корбан ите бозылмаса, тәмсезләнмәсә, сакларга урын булса, аны ел дәвамында да өләшсәң була. Әмма ул суыткычта озак вакытлар сакланып, тәмсезләнеп, ни ашарга, ни пешерергә ярамаса, бу очракта аны вакытында икенче кешегә бирү яки пешереп ашау хәерлерәк булыр.
Фото: ru.freepik.com
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез