2025 елда Татарстан юлларында 3276 фаҗига булган, аларда 345 кешенең гомере өзелгән, тагын 3 994 е җәрәхәт алган. 2024 ел белән чагыштырганда, аварияләр санында үзгәреш юк диярлек, ә менә юл корбаннары саны 24 кешегә күбрәк. Ә «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектында билгеләнгән күрсәткечләр буенча, һәлак булучылар 291 кешедән артмаска тиеш булган.
Моннан тыш аварияләр буенча планлы күрсәткечләр берьюлы 22 районда арткан. Һәр районга һәлакәтләрнең үз сәбәпләрен ачыклап, эшкә төзәтмәләр кертеп, барысын да якын арада тиешенчә башкарырга кирәк булачак.
Инде быел 25 көндә республика юлларында тагын 26 кешенең гомере өзелде. Монысы узган елгыдан 7 гә күбрәк. Тагын 184 е яраланган. Авария сәбәпләре шул ук. Ярамаган җирдә каршы якка чыгу, рульгә исерек килеш утыру, каеш эләктереп йөрмәү, җәяүлеләргә юл бирмәү. «Бу – хата да, очраклылык та түгел, бу – кагыйдәләрне белә торып санга сукмау. Шуның аркасында үзләренең дә гомере өзелә, башкаларны да әрәм итәләр», – диде каршы якка чыгучылар турында Татарстан ЭЭМның ГАИ идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов. Эчке эшләр министры урынбасары Алексей Соколов исә исерек йөртүчеләргә тиешле игътибар булмаганын әйтте. Шамил Гафаров бу мәсьәләгә аерым тукталды. «Рульгә исерек килеш утыручы – җинаятьче ул. Аның корал тотып, башкаларны үтерүчедән нинди аермасы бар? Ике очракта да бер гаепсез кешеләрнең гомерләре өзелә. Исерек килеш машина йөртүчеләрне халык газета һәм телевизор аша танып белергә тиеш», – диде ул.
«Ун ел рәттән юлларда һәлакәтләр санын да, аларда үлем очракларын да киметеп бардык. Ә соңгы ике елда безгә нәрсә булды?» Шамил Гафаров утырыш барышында бу сорауны еш кабатлады.

– Мин моның сәбәпләрен аңламыйм. Илнең кайсы төбәге юлларны капиталь төзекләндерү өчен 100 миллиард сум акча бүлеп бирә? Кагыйдә бозу очракларын теркәү камералары сатып алуга кайда 600 миллион сум тоталар? Бездә финанслар җитми дип әйтеп булмый. Димәк, без нәрсәнедер тиешенчә эшләмибез, – диде ул.
Вице-премьер фикеренчә, куркыныч вазгыятьнең төп сәбәбе – эшнең тиешенчә оештырылмавы.
Балалар катнашындагы аварияләрнең ни өчен күп булуы турында да сөйләштеләр утырышта. Узган ел республика юлларында 15 баланың гомере өзелгән. Шуларның 13 е пассажир булган. Димәк, әти-әниләр белән эшләргә кирәк. Балалар катнашындагы аварияләр Алабуга, Питрәч, Югары Ослан, Әгерҗе, Апас, Баулы, Тукай, Спас районнарында арткан.
Һәлакәтләрнең нинди юлларда күбрәк теркәлүе аерым анализланган. Төп проблема төбәк дәрәҗәсендәге һәм җирле юлларда булып чыга. Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов әйтүенчә, трасса яхшырак булган саен аларда аварияләр бермә-бер арта. Шул ук вакытта республикада җитди проблема барлыгы ачыкланган. Һава торышы яхшы булса, быел юлларны апрельдән үк ямарга чыгарга җыеналар. Әмма 29 район бу эшкә контрактлар төземәгән.
Шамил Гафаров мәсьәләнең инде өченче ел хәл ителмәвенә игътибар итте. Бу эштә районнар гаеплеме, әллә министрлыкның җитешсезлекләре бармы икәнен сорады.
– Тәкъдимнәрегезне китерегез. Йоклап йөри торган районнарның исемлеген Премьер-министрга тапшырыгыз. Вакытында контракт төземиләр икән, акча бүлеп бирергә дә кирәкми, – диде вице-премьер.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез