Матбугат дөньясы Татарстан матбугаты ветераны, республиканың элекке мәгълүмат һәм матбугат министры, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Шамил Хамматов белән хушлашты. Аңа август аенда 78 яшь тулган булыр иде.
Хушлашу мәрасиме «Татмедиа» бинасында үткәрелде.
Легендага әверелгән династиянең эшен дәвам иткән Шамил Хамматов арабыздан көтмәгәндә китте.
– Әле берничә көн элек Журналистлар бәйрәмендә кочаклашып күрештек, рәхәтләнеп сөйләшкән идек, – диде Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов. – Бүген хәтта күңел дә ышанмый. Бу – матбугат өчен зур югалту. Аның әтисе Шәмси ага Хамматов журналистикада үз мәктәбен булдырган кеше иде, озак еллар берләштерелгән «Социалистик Татарстан» һәм «Советская Татария» газеталарын җитәкләде. Әмма Шамил Шәмсиевич «әтисе малае» булудан бик ерак торды. Ул үз юлын ярды. Бик кызыксынучан, аралашырга бик җайлы иде. Ул безнең күңелләрдә һәрвакыт шундый булып калыр.
«Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев тә әлеге фикерләрне җөпләде.
– Искиткеч ярдәмчел, соңгы көннәренәчә журналистикага җаны-тәне белән бирелгән кеше булды. Ул – «Татар-информ» агентлыгына нигез салган кешеләрнең берсе. Туксанынчы елларда Россиянең төрле төбәкләрендә татар диаспоралары туган телдә газета чыгара башлагач та, иң беренче ярдәм кулын ул сузды, – диде ул.
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова бу һәрьяктан талантлы кеше белән эш буенча гына түгел, гаиләләре белән дә аралашып яшәвен искәртте. Туганнары да бик матур сүзләрен җиткерделәр.
– Энем Шамил бик туган җанлы булды. Зарланганын беркайчан да ишетмәдем. Гомер буе аралашып, дус-тату яшәдек. Кызы Айсылуны, ике оныгын бик яратты. Соңгы көннәренә кадәр каләменнән аерылмады. Язды да язды. Мин үзем дә, истәлекләр яз, дип әйтеп тордым инде, – диде апасы Дамира апа Ситдикова.
Хезмәттәшебез Габделбәр Ризвановның да сабакташы, якын дусты иде ул.
– Яңалыкларны белешеп, аралашып яшәдек. Ул безнең төркемгә 3 нче курста килеп кушылды. Язу-сызу эшенә талантын күреп, әтисенең журналист итәсе килгәндер дип уйлыйм. Аңа кадәр КАИда укыган. Татарча бик матур сөйләшә иде. Бергә-бергә Кукмара районындагы туган авылым Купкага кайткаладык. Әтисе Шәмси Хәбибуллович безнең укытучыбыз иде, татарча өйрәнсен, дип җибәрде. Соңгы вакытларда булышкаларга, бакчаларына илткәләргә туры килде. Кичә дә шалтыратты. Илтеп куярсың әле, дигән иде. Иртәнге 8гә барырга җыендым. Хатыны Наталья 7дә шалтыратып: «Шамил китеп барды бит», – диде. Кич белән хәле начарайган, «Ашыгыч ярдәм» чакыртканнар. Хастаханәдә җан биргән. Барысы да кинәт кенә булган.
Хушлашу мәрасимендә сүз әйтүчеләр күп булды. Барысының да кайчандыр Шамил Хамматовка эше төшкән, ул бер дә кыенсынмыйча ярдәм кулы сузган, беркайчан да дорфа сөйләшмәгән, онытмаган, матур аралашкан, чын кеше булып калган... Аның җәсәден Иске Татар зиратына чын күңелдән: «Авыр туфрагың җиңел булсын», – дип озатып калдылар. «Кабере әтисе белән әнисе янында була икән. Бик бәхетле кеше», – дип тә сөенделәр.
Без, «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясе, Шамил ага Хамматовның туганнарының, якын кешеләренең кайгысын уртаклашабыз. «Хамматовлар мәктәбе» бик күп журналистларны эшләргә өйрәтте һәм өйрәтәчәк әле. Бу безнең коллективка турыдан-туры кагыла.
Белешмә
Шамил Хамматов 1946 елда туа. Казан университетын тәмамлаганнан соң «Советская Татария» газетасында эшли. Республикабыз тормышындагы социаль-икътисадый мәсьәләләрне яктырта. 1986 елдан КПСС өлкә комитетының матбугат, телевидение һәм радио секторын җитәкли. 1989 елдан – нәшрият, полиграфия һәм китап сату эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе. 1991 елдан – Татарстан Республикасының мәгълүмат һәм матбугат министры. 1993–1998 елларда «Татар-информ» агентлыгы генераль директоры урынбасары. 1992–1995 елларда – Татарстан Журналистлар берлеге рәисе. 1998–2011 елларда берләштерелгән «Татарские края – Татар иле» газеталарының баш мөхәррире.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез