Мәскәүнең кикшеринг сервисы (электр самокатларын арендага бирүче компания) самокатта икәүләшеп йөргән өчен беренче тапкыр 100 мең сумлык штраф язган. Бу хакта “ТАСС” хәбәр итә.
Агентлык мәгълүматларына караганда, штраф акчасын клиентның аккаунтына “бәйләнгән” картасыннан алганнар. Компаниядә 1 сентябрьдән самокаттан дөрес файдаланмаган өчен – тәгаенләп әйтсәк, анда икәүләшеп йөргән өчен, шулай ук самокат руленә баланы утырткан өчен штраф күләме арттырылуы турында искәртелгән.
Электр самокатында икәүләшеп йөрүүчеләргә шикаятьне, сервиска ярдәм итү хезмәтенә, шушы хезмәтнең иминлек буенча консультанты җибәргән. Хезмәткәрләр тикшерү үткәреп, самокаттан дөрес файдаланмучының аккаунтын эзләп тапканнар һәм аннан штраф түләткәннәр.
Сүз уңаеннан, моңа кадәр самокатта икәүләшеп йөргән өчен 5 мең сумлык кына штраф салганнар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез