Россиядә тышкы сәүдәнең хәле яманлаша, реаль икътисад проблемалары арта. «Дус ил»ләр белән акча күчерү бер проблема булса, инде түләнгән һәм сатып алынган товарларны ташу икенче проблемага әверелә.
Кытайдан Владивосток портына диңгез аша товар күчерү бәясе май ае белән чагыштырганда ике тапкыр артты, тимер юлдан ташу хакы 31 процентка үсте, диләр. Юл чыгымнары товар бәясенә кушылмый калмый. Кешеләр болай да фәкыйрьләнә. Дәүләт Думасының Гаилә мәсьәләләрен кайгыртучы комитеты рәисе Нина Останина балалы гаиләләрнең 20 процентының ашаудан башка һичбер нәрсәгә акчалары юк, дип белдерде. Гаиләләрнең 45тән 60 процентка кадәре ашауга да, киемгә дә җитәрлек акча таба, әмма зуррак әйбер сатып алырга хәлләреннән килми.
Кичекмәстән импортның төп өлешен үз товарларыбыз белән алыштыра башламасак, хәлебез яман булачак. Әмма без барлык пропаганда чаралары импортны алыштыру турында быргы кычкыртканда, моның мөмкин түгеллеген дәлилләп аналитик язма биргән идек. Тормыш безнең дәлилләрнең объектив булуын раслый. Останинаның белдерүе үткән атнада гөрләп барган Көнчыгыш икътисад форумында яңгырады.
Форумда яңгыраган фикерләр арасында берсе – Владимир Путинның очкыч җитештерүче компнияләрнең яңа очкычлар җитештерү срокларын һаман да арткарак чигерүләре турында уфтануы Россия сәнәгатендә хәлләрнең торышын башка барлык белдерүләрдән дә яхшырак сурәтли дип саныйбыз. Владимир Владимировичның сүзләрен оригиналда бирик: «Нам нужен самолет региональный. Но <…> мы откладываем и откладываем все вправо и вправо строительство и появление этого регионального, так нужного нам самолета». Сүз санкцияләргә кадәр үк дәүләт тарафыннан нык финансланган тармакта эшләрнең торышы хакында бара. Россия белгечләре июнь аенда SJ-100, МС-21, Ил-114 и Ту-214 самолетлары җитештерергә тиешле Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясендә аудит үткәрделәр һәм очкычларны серияле җитештерү срокларының гел артка күчерелүен күрделәр. Искә төшерик: Владимир Путин үткән елның декабрендә 2030 елга кадәр 1000 самолет җитештерәчәге хакында игълан иткән иде.
Фото: Владимир Васильев / «Татар-информ»
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез