Газетага язылу

Саналганның кадере бар: 1 марттан Россиядә җир мәсьәләләренә кагылышлы закон үз көченә керде

Хөкүмәт Йортында узган брифингта журналистларга җир һәм аның бәрәкәте турында сөйләделәр. Быелның 1 мартыннан Россиядә җир мәсьәләләренә кагылышлы федераль закон (№ 295-ФЗ) үз көченә керде. Росреестр белгечләре тәкъдиме белән кабул ителгән яңалыклар сорауларга җавапны тизрәк табарга ярдәм итәр дип өметләндерәләр.

Саналганның кадере бар: 1 марттан Россиядә җир мәсьәләләренә кагылышлы закон үз көченә керде
Фото: Татар-информ

– Элек җир участогының нинди максатларда кулланылырга тиешлеген (мәсәлән, урманмы бу, авыл хуҗалыгы җиреме яки мәдәни мирас объектымы) билгеләгәндә төрле аңлашылмаучанлыклар килеп чыга иде. Күп очракта кешеләр дә, белгечләр дә җирне рәсмиләштергәндә яки файдаланганда кыенлыклар белән очрашты. Хәзер җирне нинди максатта файдаланып булуын билгеләү тәртибе бер калыпка салына. Болар билгеле бер документлар белән раслана. Төрле категориядәге җирләр: урман фонды, гомуми файдаланудагы җирләр, авыл хуҗалыгы җирләре һәм тарихи урыннардагы участоклар белән эш итү уңайлырак булачак. Аларны бүлеп бирү процессы да ачык һәм аңлаешлы булачак, – дип ачыклык кертте Фәнил Әһлиуллин.

 

Кыскасы, яңа закон җир хуҗалары һәм дәүләт органнары арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салырга, кәгазь эшен һәм бәхәсләрне киметергә ярдәм итәчәк, дип өметләнә белгечләр.

Кеше нәрсәне белеп торырга тиеш? Беренчедән, 2026 елның мартына кадәр билгеләнгән җир төрләре үзгәрми, алар үз көчендә кала. Җирне файдалану төрләре элеккечә үк өчкә бүленәчәк: төп (әйтик, йорт салу өчен), ярдәмче (йорт янына мунча, сарай яки гараж салу) һәм шартлы рөхсәт ителгәне (кечкенә кибет яки остаханә салу өчен). Икенчедән, хәзер җир хуҗалары үз участокларында нинди эшчәнлек белән шөгыльләнәчәген (төп яки ярдәмче төрне) үзләре сайлый ала. Моның өчен чират көтеп, өстәмә рөхсәт яки килештерү алып йөрисе түгел.

 

Өченчедән, җирне файдалануның төп төрен алыштырырга телисез икән, моның өчен Росреестрга гариза гына язарга кирәк булачак. Һәр процедураның үз вакыты төгәл билгеләнгән. Дүртенчедән, кайбер очракларда, мәсәлән, бер зур җирне берничә өлешкә бүлгәндә, аның файдалану төрен үзгәртергә рөхсәт ителә.

Закон бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләрендәге җир участокларының төрен үзгәртүне тыю кагыйдәләрен дә төгәлләштерә. Элек бакча участогының кайчан (яңа закон чыкканчымы яки аннан соңмы) бүлеп бирелүенә карап, кагыйдәләр төрлечә булырга мөмкин иде. Хәзер исә тыю барлык бакча һәм яшелчә участокларына да кагыла – аларның кайчан рәсмиләштерелүе мөһим түгел.

 

Бакча җиреннән файдалану төрен ике очракта гына үзгәртергә рөхсәт ителә. Аның беренчесе: әгәр бакчачылар үз эшчәнлекләрен үзгәртергә һәм торак милекчеләре ширкәте (ТСЖ) булып оешырга булсалар. Икенчесе: әгәр бу җир участоклары дәүләт яки муниципаль ихтыяҗлар өчен (әйтик, юл салу яки шундый мөһим төзелеш өчен) кирәк булса.

Билгеле булганча, 2023 елдан Татарстан илкүләм мәгълүмати киңлекләр системасын кертү буенча тәҗрибә проектында катнаша. Әлеге вакытта республикада 88 меңнән артык күчемсез милек объекты Бердәм дәүләт реестрында (ЕГРН) теркәлмәгән. Быел торак пунктларның чикләре турындагы мәгълүматларны да системага кертеп бетерергә планлаштыралар. Татарстанның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин әйтүенчә, теркәлмәгән объектларның 32 меңнән артыгы – җир участогы, 8 меңнән артыгы – капиталь төзелеш объекты, 47 меңнән артыгы – корылма-биналар.

 

– Республиканың капиталын арттыру өчен, иң беренче чиратта, күчемсез милекнең тулы һәм дөрес реестрын төзергә кирәк. Краснодар, Пермь крайлары һәм Иркутск өлкәсе кебек үк, Татарстан да илкүләм мәгълүмати киңлекләр системасын кертү буенча тәҗрибә проектында катнаша. Бу эш кысасында Бердәм дәүләт реестры яңа мәгълүматлар белән тулыландырыла, – ди Фәнил Әһлиуллин.

 

Бүгенгә Татарстанның чикләре һәм муниципаль берәмлекләр, су буйлары, су басу куркынычы булган зоналар, урман хуҗалыклары, дәвалау-савыктыру зоналары һәм курортлар, мәдәни мирас объектлары һәм территориаль зоналар буенча мәгълүмат тулысынча кертелгән. Быел исә торак пунктларның чикләре турындагысын кертеп бетерергә планлаштыралар. Әлегә бу эшләр 96 процентка үтәлгән: республикадагы 3116 торак пунктның 2978 е буенча мәгълүмат реестрга кертелгән.

 

Моннан тыш, элек исәпкә алынган күчемсез милек объектларының хуҗаларын ачыклау һәм теркәү бара. 2022 елда башланган бу эш бүген 99,94 процентка үтәлгән.

Росреестрның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Нияз Галиәкбәров әйтүенчә, быел ким дигәндә 34 мең күчемсез милек объекты турындагы мәгълүматлар Бердәм дәүләт реестрына кертелергә тиеш. Бу программага чикләре төгәл билгеләнмәгән (межаланмаган) җир участоклары, документларында күпләп техник хаталар булган участоклар, республика өчен инвестиция ягыннан кызыклы булган территорияләр керә.

 

– Кадастр эшләре узган елның мартыннан бигрәк тә актуальләште. Чөнки хәзер җир участоклары белән нинди дә булса алыш-биреш ясау өчен межалау (чикләрне билгеләү) мәҗбүри шарт булып тора. Җир участогының төгәл чикләрен билгеләмичә һәм аларны реестрга кертмичә, җирне сату, бүләк итү яки алыштыру мөмкин түгел, – диде Нияз Галиәкбәров.

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре