Керү һәм чыгу
Арча районының Иске Кырлай авылында яшәүче Сәйфетдиновлар ун баш терлек тота. Шуларның бишесе – сыер. Сөт һәм сөт ризыкларын атнага бер яки ике тапкыр Казанга китереп саталар.
– Сыер асрауның файдасы юк, дип әйтә алмыйм. Дөрес, ничә баш тотасың һәм сөтен ничек сатасың бит, – ди гаилә башлыгы Рәис абый. – Мин үзем 2005 елдан бирле башкалага сатуга йөрим. Каймакны да, эремчекне дә, майны да бик яратып алалар. Сөтнең литрын – 100, 0,5 кг каймакны – 200, эремчекнең бер килосын – 280, атланмайның бер килосын 1300 сумнан җибәрәбез. Бүген авылда сөтне 28 сумнан җыялар. Казанга бер айда биш тапкыр барсам – сөт һәм сөт ризыкларыннан аена 150 мең, дүрт тапкыр барсам, 120 мең сум акча керә. Эшкәртеп сату файдалырак, тик хезмәте, мәшәкате күбрәк. Авырлыгы бигрәк тә хатын-кызга төшә. Ә сатып алучылар чисталыкны бик ярата.
Дәүләт ярдәмен дә алганы бар Рәис абыйның. Иш янына куш анысы да ярап куя, ди.
– Хөкүмәттән ун сыерга 400 мең сум акча алган идем. Биш ел дәвамында ун сыерны сакларга кирәк иде, ә мал бит авырмый гына тормый. Миңа да кабаттан дүрт тана алырга туры килде. Калган акчага пресс алдым, шуның белән бетеп тә китте. Елга 4–5 баш мал эшкәртеп сатабыз. Алыпсатарлар итнең килосын 530 сумнан җыялар, без 600 сумга җибәрдек. Бер терлектән 200 мең сум табыш керә, – ди ул.
Печәнне үз җирендә әзерли, техникасы үзендә. Ун баш малга елына 120 рулон печән кирәк, ди. 240 мең сумга фураж һәм 30 мең сумга салам алганнар.
Чистай районының Нарат-Елга авылында яшәүче Фәнзилә Минһаҗева да бүген ун сыер һәм биш бозау асрый.
– Кергән белән чыккан бер түгел, әлбәттә. Сөткә яхшы бәя торса, табыш алырга була. Тик бүген кулга күп акча керә, дип әйтә торган түгел. Сөт хакы төште, бүген 27 сумга тапшырабыз. Февральдә 54 мең сум акча алдык. Итнең килосын 550–600 сумнан сатабыз, ун көнлек бозауларны да урнаштырып барыбыз. Сөт ризыкларының күпчелеге күчтәнәчкә китеп бара, акча эшләрлек итеп сатканыбыз юк. Ә чыгымга килсәк, иң күбе азык әзерләүгә китә. Печән, салам үзебезнеке, энемнең пай җире бар, 200 мең сумга фураж алдык. Маллар авырмый да тормый, болар өстенә җирне эшкәртү, сукалау, печән әзерләү бәяләрен дә өстәсәң, керүгә караганда чыгу күбрәк килеп чыга шикелле, – ди хуҗабикә.
Күпнең акчасы да күп
Мамадыш районының Югары Тәкәнеш авылында яшәүче Гүзәл һәм Зөфәр Фәйзрахмановларның 60 баш эре терлеге бар, шуларның 20 се – сыерлар. Моның өстенә ел саен йөзәр каз, 200–300 баш бройлер алып үстерәләр. Хәзер һәр тарафтан: «Мал тотуның файдасы юк», – дип зарланганда, Зөфәр Фәйзрахманов киресенчә уйлавын әйтте.
– Ел саен мал ашатырга 250 түк печән, 200 түктән артык салам, 60 тонна фураж алабыз. Ләкин бу чыгымнар үзен аклый. Әйе, бер-ике сыер белән генә өстәмә табыш алып булмый, аның файдасы үзең өчен генә. Ә күпләп асрасаң, акчаны иркен тотып яшәп була. Мал никадәрле күбрәк, аның файдасы да шуның кадәр күбрәк. Җире һәм техникасы булганнардан да азрак чыга. Бүген, сыерларыбыз ташлатылган булу сәбәпле, көненә 120–130 литр сөт савабыз. Җәен 450–500 литр була. Узган ел 60 тоннага якын сөт тапшырдык. Литрын уртача алганда 27 сум дип исәпләсәк, елына сөттән 1,6 млн сум акча керә дигән сүз. Бер ел эчендә 11 тана һәм үгезебезне ярминкәгә алып барып саттык. Бер малдан 250–270 кило тирәсе ит чыга. Килосы – 600 сум. Бу үзе 1,5 млн сум була. Шулай итеп, маллардан елына 3 млн сумнан күбрәк акча керә дигән сүз. Шуның 1,5 млн сумына терлек азыгы алабыз, башка чыгымнарга тотыла. Кулга 1,5 млн сумы кала. Үзебезгә тормыш көтәргә һәм балаларга ярдәм итәргә җитеп бара. Соңгы вакытта сыердан үгезгә күчүчеләр артты. Алай да була, тик үгез асрауга күчүнең файдасын бик күрмим, чөнки аны ике ел үстерергә кирәк. Ә сыер көндәлек сөтен биреп бара, – ди ул.
Ветеринариядә тәҗрибәсе булгач, авырып киткән малны үзе дәвалый икән Зөфәр абый. Билгеле, акчаны санаганда гына җиңел. Шушы кадәрле малны карап торыр өчен күпме бил бөккәнне үзләре генә белә.
Исәпләгән юк
Актаныш районыннан Гөлүсә Габделхәеваның да кергән белән чыкканның һәр тиене исәптә. Шалтыратуга ук, җәһәт кенә санап та бирде.
– Без унике баш үгез бозау алып асрыйбыз. 420 мең сумлык бозау алып кайттык. Аларны ашатырга 210 мең сумга фураж, 95 меңгә печән, 45 меңгә салам алдык. Башка чыгымнардан: тегермән тартканга – 8, газ белән су җылытканга – 6, салам-печән өйдергәнгә – 7–8, печән чапкан вакытта ягулыкка – 6, трактор ремонтына – 12 мең сум. Кыскасы, барлык чыгымнар елына 812 мең сум булды. Үгезләрне суйгач, 1 млн 716 мең сум керде. Менә шуннан 900 мең сум файда калды. 15 айга бүлсәк, бер айга 60 мең сум хезмәт хакы дигән сүз, – диде ул.
Исәп-хисап ясаучылар белән беррәттән сөткә күпме акча алганнарын да белмәүчеләр бар. Балык Бистәсе районының Бирдебәк авылында яшәүче Евдокия Толстова безне әнә шулай дип шаккатырды.
– Акча ирем картасына күчә. Минем хәтта: «Ничә сум килде?» – дип тә сораганым юк, чөнки көндәлек тотар өчен хезмәт хакым җитеп бара. Ә сөт акчалары шулай җыелып бара да, берәр зур әйбер алабыз. Өч сыерыбыз һәм ике бозавыбызга еллык ризыкны алдан чамалап әзерләп куябыз. Бакчада үскән печән җитә, 5–6 тонна фураж сатып алабыз, – диде Евдокия ханым.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез