Күптән түгел «Таллар тамырсыз микән...» дигән язмам чыккан иде. Анда таллыкларны сандугачларның бик яратуын әйттем, әмма гәүдәгә уч төбе хәтле генә булган бу җырчы кош турында артык җәелеп язмадым.
Язмамны «Арча хәбәрләре»ндә эшләүче дустым Ильяс Фәттахов та укыган. Миңа шалтырата бу: «Ана сандугачның сайрамаганын беләсеңме син?» – ди.
– Төгәл генә әйтә алмыйм, ана сандугач азрак сайрый бугай, – дим.
– Азрак кына түгел, бөтенләй сайрамый ул, аралашу, аңлашу өчен дигәндәй, тавыш кына бирә.
Ильясның кошлар буенча белгеч икәнен күптән беләм, ничә еллар буе аларның яшәү рәвешләрен, кызыклы гадәтләрен өйрәнә ул. Әмма ана сандугачны бу хәтле мыскыл итәр дип уйламаган идем. Мин гомер-гомергә табигать һәм җәмгыять законнарын тәңгәлләштереп яшим. Шуңа күрә хатын-кызларның ирләргә караганда күбрәк «сайраулары»н, ягъни сөйләшүләрен шулай тиеш дип кабул итәм. Баксаң, сайрый торган кошлар табигать һәм җәмгыять законнарын бутап бетерә икән бит! Димәк, әгәр дә сез май-июнь айларында таллыкта, агачлыкта сандугач тавышы ишетәсез икән, бу ата сандугач тавышы булыр. Ана сандугач йомырка өстендә утырганда «әти кеше» аның янында сайрап утыра икән. Әгәр сандугач тавышлары ишетелми башласа, бу инде ана кош бала чыгарган дигән сүз. Инде ата сандугачның сайрап утырырга вакыты калмый, ул гаиләсен ашатырга, җим эзләп тыз-быз очарга тиеш. Нишләмәк кирәк, гаилә тоту ир кешенең бурычы инде ул, хатын янында сайрап кына торып булмый.
Сүз артыннан сүз чыгып дигәндәй, Ильяс Арчаның Урта Курса авылында яшәгән «Сандугач Мансуры» кушаматлы кешене искә төшерде. Ул инде күптән вафат икән, урыны оҗмахта булсын. Ә халык күңелендә аның турында матур истәлекләр яши. Мич чыгаручы булган Мансур абзый. Халык аны бик яраткан, хөрмәт иткән. Чөнки ул чыгарган мичләргә тел-теш тидерерлек булмаган, шуңа күрә күрше-тирә авыл халкы мичне нәкъ менә аннан чыгартырга теләгән, аңа чиратка язылып көткән. Һәм яратып «Сандугач Мансуры» дигән кушамат та таккан. Ни өчен? Чөнки Мансур абзый оста гармунчы, җырчы булган. Мич чыгарырга барганда да гармунын үзеннән калдырмаган. Ә инде мич чыгаргач, морҗасын да эшләп куйгач, түбәдән төшеп тә тормыйча, гармун уйнап, җырлап җибәрә торган булган. Ә авыл кешеләре аның кайчан эшен бетерәсен чамалап-белеп, өй янына җыелып, җыр тыңларга көтеп торганнар. Сандугач Мансуры мич чыгарып, кешеләрнең өен, җырлап, күңелләрен җылыткан.
Мин янә сандугачны искә төшердем. Табигать һәм җәмгыять законнары күңелдә тәмам буталып бетте. Әмма сайрый-сайрый сөяркәсеннән бала «таптырган» ата сандугач та, уйнап-җырлап мич чыгарган Сандугач Мансуры да тормышыбызга ямь өстәүчеләр булып хәтердә яши.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез