Шаньдун Иҗтимагый фәннәр академиясе җитәкчесе Рөстәм Миңнехановны провинциягә чакырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда уза торган «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» III халыкара форумы кысаларында Шаньдун провинциясе Халык сәяси консультатив советының Партия төркеме әгъзасы һәм бу провинциянең Иҗтимагый фәннәр академиясе рәисе Тан Чжоуянь әфәнде белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәтенә сылтама белән Татар-информ хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның, Россиянең әйдәп баручы төбәкләренең берсе буларак, Россия белән Кытай арасындагы хезмәттәшлекне үстерүдә актив катнашуы турында сөйләде. Шулай ук Татарстан җитәкчелегенең Кытайга даими эш сәфәрләрен искәртте һәм узган елның октябрендә БРИКС саммитында катнашу өчен Си Цзиньпин рәислегендәге Кытай делегациясенең Казанга сәфәрен тарихи вакыйга дип атады.

Татарстан Рәисе эш нәтиҗәләренең яхшы булуын искәртте. 2024 елда товар әйләнеше 3,3 млрд АКШ долларыннан арткан. Ул Татарстанның Шаньдун провинциясе белән мөнәсәбәтләре тарихына аерым тукталды. Бу республика 2008 елда ук хезмәттәшлек турында килешү имзалаган беренче Кытай провинциясе иде (хәзер тагын җиде провинция белән килешү имзаланды – бу Сычуань, Хунань, Аньхой, Чжэцзян, Хэйлунцзян, Чунцин, Цзянси). Миңнеханов үзе берничә тапкыр Шаньдун провинциясендә булды - 2008, 2014, 2017 һәм 2018 елларда.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнехановны янә Шаньдун провинциясенә чакырдылар. «Чакыруны рәхәтләнеп кабул итәм, безгә мөнәсәбәтләребезне ныгытырга кирәк», - дип җавап бирде Татарстан Рәисе.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре