Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында «Ак Барс» холдинг компаниясе» АҖ стратегик партнерлык турында берничә килешү имзалады. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бөек Петр исемендәге Санкт-Петербург политехник университеты белән инженерлык, фәнни һәм белем бирү юнәлешләрендә ярдәм итү, шулай ук эшләнмәләр чыгару мәсьәләләре буенча консультацияләр бирү кебек юнәлешләрдә хезмәттәшлек итәчәкләр.
«Морские Комплексные Системы» ҖЧҖ белән килешү кысаларында судно комплектлау җиһазларын эшләү, булдыру һәм серияле җитештерүгә кертү буенча комплекслы проектларны гамәлгә ашыруда катнашу күздә тотыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез