Сапёр бер генә ялгыша / РАВИЛ САБЫР

Искәндәрне армиягә озату кичәсенә чакырылган кунакларның барысы да җыелды. Хәтта Казан хәтле Казаннан Рәшит тә кайтып төшкән, яңа модалы җырлар яздырылган кассетасы белән мактанып йөри. Чакырылмаган кунаклар да күренгәли, тик менә сыйныфташы Залия генә нишләптер юк. Ярый, килеп җитәр, ул һәрвакыт соңга кала.

Кичә башланып китте. Матур-матур тост-теләкләр әйттеләр, аракы эчтеләр, аш-ит ашадылар. Барысына да бик күңелле иде. Искәндәр дә иптәшләре шаяртканда көлде, алар җырлаганда җырлады, тик менә күкрәгенә ниндидер төер утырган сыман. Авыр аңа. Иртәгә китә бит. Ике елга! Кая? Кемнәр янына? Анда аны ниләр көтә? Сораулар, сораулар, сораулар... Һәм берсенә дә җавап юк. Авыр Искәндәргә, авыр. Аңа бераз ялгызы гына булырга кирәк. Нишләргә соң? Ничек бу исерә башлаган иптәшләреннән котылырга? Залия дә нишләптер һаман юк, ун тулып килә бит инде. Әйе! Аны алып килергә кирәк!

– Егетләр, мин тиз генә чыгып керәм әле, сез җырлый торыгыз, – диде дә Искәндәр мәҗлестән чыгып тайды.

Көзге кичнең салкын һавасы йөзенә бәрелү белән күкрәгендәге төер юкка чыккандай булды. Гәүдәсен басып торган авырлык та җиңеләя сыман. Туктале, ул бит елый! Елый бит ул! Кайчан соңгы мәртәбә елаган иде соң әле моңа кадәр? Хәзер хәтерләми дә инде. Тукта, Искәндәр, тукта, ярамый бит!

Ул юан бармаклары белән ирексездән чыккан яшьләрен сөртеп алды да Залияләргә китте. Караңгы, һәрбер алабутасына кадәр таныш урамнан атлаганда егет тагын тынычсызлана башлады. Күңеле нидер сизенде, нидер булыр кебек.

Искәндәр сәнәктән җиңелрәк корал күрмәгән баш бармагы белән кыңгырау төймәсенә басты. Башта эчке ишекнең әкрен генә ачылып ябылган тавышы ишетелде. Аннан соң тышкысы да ачылып китте һәм... ул пәйда булды. Искәндәр Залия чыгар дип көткән иде, шуңа күрә бераз каушап калды. Күпмедер вакыт алар сүзсез генә бер-берсенә карашып тордылар.

Ул бизәнгән дә, бизәнмәгән дә кебек. Сөрмәле зур күзләре вакыт-вакыт яшеренергә теләгәндәй озын кара керфекләре артына качып ала. Сызылып киткән куе кара кашларына сумаладай чем кара, дулкынланып торган чәче яткан. Чәченең арттан күпме озынлыкта икәнен чамалап булмый. Кызның нәфис туры борынының йомры очын Искәндәрнең үбеп аласы килеп китте. Ә иреннәр? Бу алсу төстәге тулы иреннәр теләсә кемне юләрләндерергә мөмкин бит! Аскысы: «Мин – хуҗасыз хәзинә, синеке була алам, ләкин мине әле яулап алырга кирәк», – дип үчекләгәндәй, алгарак чыгып тора. Озын ак муены кызның сылу сынын тагын да зифарак итеп күрсәтә иде. Кыз кара костюмнан һәм күзне ардыра торган кып-кызыл төстәге, ирләрнекенә охшашрак күлмәктән иде. Билен дә калын кызыл каеш сыйпап тора. Төз озын аякларының тездән югары өлешен гәүдәсенә сыланып диярлек торган чем кара итәк каплаган. Үтә күренмәле кара колготкалары кызның матур аякларына игътибарны җәлеп итеп тора иде.

Кыз каршында исә кыска итеп киселгән сары чәчле, «а-ля-мафия»чә киенгән гайрәтле авыл егете басып тора иде.

– Исәнмесез, – диде Искәндәр.

– Сәлам! – дип җавап кайтарды кара һәм кызылдан киенгән кыз. Бу төсләр аңа бик килешеп тора иде. Егет кызның кызыл гөлчәчәкләрне хәтерләткән алкаларына игътибар итте.

Искәндәр Залия турында сорамакчы иде, тик тыелып калды. Бу чибәр кыз әллә нәрсәләр уйлар тагын!

– Син кем буласың? – дип сорады Искәндәр.

– Миләүшә. Залия белән бер группада укыйбыз, – диде кыз һәм оялчан гына аска карады.

Искәндәр тагын нидер сорамакчы иде, өйдән ашыга-ашыга Залия килеп чыкты.

– Гафу ит инде, Искәндәр! Без бераз соңга калдык, эш күп иде, – диде ул.

Шунда Искәндәр Залиянең нинди зур эш белән шөгыльләнеп соңга калуын аңлады. Ул бизәнгән икән. Тик ул моны шундый уңышсыз эшләгән ки, хәтта аның йөзен күрү белән Миләүшә һәм Искәндәр бер-берсенә карап икесе генә белгән кызыктан сизелер-сизелмәс елмаеп куйдылар.

Искәндәр кызларны култыклап алды да үзләренә алып китте. Миләүшәне ул сул ягыннан бастырды. Шулай рәхәтрәк – йөрәккә якынрак. Барганда Залия бертуктаусыз нидер тыкылдады да тыкылдады, ә Искәндәр белән Миләүшә вакыт-вакыт бер-берсенә мәгънәле карашлар ташлап, елмаешып куйгаладылар. Юлда Искәндәр серле һәм горур атлаучы Миләүшәнең йомшак һәм җылы кулларын тоеп, ләззәтләнеп барды. Аның бөтен җире дә гүзәл иде, ә туфлиләренә ачылып килә торган кызыл гөлчәчәкләр кадап куелган иде.

«Озатучылар» Искәндәрне югалтканнар икән. Бераз үпкәләгәннәр дә, ләкин берүзе ике кыз алып килгәч һәм аның берсе шундый (!) булгач, аны гафу иттеләр. Яңа кунаклар булачак солдат янына утыргач, кичә яңадан үз агымына кайтты.

Бераз вакыттан соң Рәшит:

– Җәмәгать, мин искиткеч шәп яңа җырлар алып кайттым. Әйдәгез, ишегалдына чыгып биибез рәхәтләнеп! – диде.

– Бик хуп! – дип күтәреп алды кайсыдыр берсе, ә Миләүшә сөенә-сөенә кулларын чәбәкләде.

Ишегалдына чыккач, Рәшит магнитофонын кочаклады да коймага сөялеп басты. Ул бик каты мактап йөргән кассетада чыннан да бик яхшы җырлар икән. Башта «сикерткеч»ләргә котырдылар, ә аннан соң Рәшит пауза ясады да тантаналы итеп:

– Игътибар! Белый танец. Кызлар егетләрне чакыра, – диде.

Залия ялт кына кулларын Искәндәрнең җилкәсенә куйды да, алар бии башладылар. Егет бик уңайсыз хәлдә калды. Аның Миләүшә белән биисе килә иде. Искәндәргә көй гомергә дә бетмәс кебек тоелды. Җыр тәмамлангач, пауза арасында Рәшит:

– Крис де Бурк. «Кызылдан киенгән ханым»! – дип игълан итте. Искәндәр курка-курка гына Миләүшәгә таба атлады. «Ә ул риза булмаса? Әнә ич белый танецка да беркемне дә чакырмады», – дип уйлады ул.

– Биибезме?

Миләүшә башын аска иде һәм елмаеп куйды. Искәндәр шатлыгын көчкә-көчкә генә тыеп, Миләүшәне җитәкләп алды да ишегалды уртасына чыкты. Салмак, искиткеч музыка ишетелә башлады. Искәндәр Миләүшәне биленнән кочып алды, ә кыз кулларын егетнең җилкәсенә куйды. Акрын гына агылган бу әсәрләндергеч көй Искәндәрнең бөтен хисләренә шулкадәр тәңгәл килә иде ки, хәтта шул хис-тойгылар диңгезенә чумып, Миләүшәне үзенә торган саен ныграк кысуын сизми дә калды. Ә кызның күкрәкләре аныкына тигәч, ул бөтенләй исерде. Хәер, бер Искәндәрне генә түгел, Миләүшәне дә музыка исертте: ул оялуын, тирә-якта бер көтү кеше барлыгын онытып, егетне муеныннан кысып кочты. Ут янган битләрен бер-берләренә терәп алар әйтеп бирә алмаслык ләззәт кичереп биеделәр. Көй бик тиз беткәндәй булды.

– Рәшит, шул ук көйне тагын бер куй әле, – диде Искәндәр.

Көй икенче мәртәбә яңгырый башлагач, егет кызның колагына: «Әйдә, моннан качабыз», – дип пышылдады. «Әйдә», – диде кыз ишетелер-ишетелмәс кенә.

Икесе дә ләззәтләнеп күзләрен йомганнар иде һәм башка беркемнең дә биемәвен, бары аларга бераз көнләшеп карап торуларын сизмәделәр. Барысыннан да ныграк Залия көнләште.

Музыка тәмамлангач, Искәндәр:

– Керик инде булмаса, – диде. Моның хәйлә икәнен берәү дә сизмәде.

Искәндәр белән Миләүшә икесе иң ахырга калдылар да, арттан өченче булып атлаучы Залия тупса аркылы атлап эчкә узгач, ишекне акрын гына ябып, урамга чыгып йөгерделәр.

...Егет белән кыз, бер-берсен билләреннән кочып, урам буйлап китеп барганда, алар төне буе сөйләшеп утырган эскәмия: «Сезнең белән шундый рәхәт, шундый күңелле иде. Нигә китәсез?!» – дип үпкәләгәндәй боегып калган сыман булды. Ә яшьләр Залияләрнең капкалары янына килеп җиткәч, тагын бер мәртәбә үбештеләр дә бер-берләренә тыныч йокы теләп хушлаштылар. Әйтерсең лә ике елга аерылмыйлар да! Шул ук көннең кичендә Миләүшә – Минзәләдә, ә ул яратып өлгергән егет Казанда иде инде.

Тагын ике атна узгач, Искәндәр Кытай чигенә барып эләкте. Анда ул сапёрлыкка укыды. Шунда ук Нияз белән танышты. Ул бер ел алдарак хезмәт итә башлаган. Шул Ниязга рәхмәт инде, ул яклагач, дедовщина «рәхәт»ләре тәтеми калды. Чөнки Нияз бөтен татар солдатларын җыеп бердәм төркем итеп тотты. Бу төркем хәрби частьтагы барлык солдатларның дүрттән бер өлешен тәшкил итә иде. Үзләрен кимсеттермәделәр, башкаларга тимәделәр.

Солдат хезмәтенең беренче авырлыкларын җиңүдә Искәндәргә Миләүшә булышты. Турникта күтәрелгәндә, йөгергәндә хәле бетә башласа, каяндыр читтән Миләүшә карап торган сыман тоелды һәм ул, үзенең егет икәнен исбатларга теләгәндәй, башкарасы эшенә бөтен ачуы, үҗәтлеге белән тотына иде. Кайчакларда: «Их, җүләр булганмын! Кызлар белән аралашудан читенсенеп, күпме кызыклы, рәхәт мизгелләрне югалтканмын!» – дип уйлады сапёр. Ул Миләүшәне бик сагына иде, аның турында уйламаган бер көне дә булмады. Хәтта хат та язып салмакчы булган иде, ләкин курыкты. Ә бәлки Миләүшә аны оныткандыр инде?

Берсендә кичке аштан соң Нияз белән Искәндәр үзләренең янәшә торган караватларына сузылып яттылар да яраткан уеннарын уйнап алдылар. Имеш, Ниязның кулында автомат һәм ул аны кора ди. Ул чыннан да затвор чыкылдаган тавышлар чыгара иде. Имеш, корганнан соң автоматны Искәндәргә ыргыта, ә тегесе коралны җәһәт кенә тотып алып, кинодагы кебек, күз ачып йомганчы бөтен дошманнарын кырып сала. Искәндәр дә Нияздан калышмады: автомат аткан тавышларны бик оста чыгара иде. Егетләр рәхәтләнеп бер көлешеп алдылар. Шунда Нияз көтмәгәндә җитдиләнде: «Беләсеңме, Высоцкий ни дип җырлый? «Иногда из войны вспоминается пара фраз – например, что сапёр ошибается лишь раз». Менә шулай...

Искәндәр авыр сулап куйды, борылып күкрәгенә ятты. Шунда ул солдатның бу вакытта ятакта ятарга хакы юк икәнен исенә төшерде дә: «Дневальный! Кто появится, дай знать!» – диде. Ә Нияз тумбочкадан радиола тартып чыгарды да, берәрсе шәп музыка тапшырмый микән, дип, эзләнергә тотынды. Ни гаҗәп, шул вакытта солдатлар өчен махсус әзерләнә торган «Полевая почта юности» программасы башланып килә иде. Бер-ике хат укып, бер-ике җыр яңгырагач, алып баручы болай диде: «А теперь милое, чудесненькое письмо из города Мензелинска, что в Татарстане. Девушка по имени Миляуша, к сожалению, она не написала своей фамилии, шлет привет парню Искандеру, который служит на китайской границе. Не могу отказать себе в удовольствии прочитать отрывок из письма Милы. «Искандарик! Помнишь, как мы танцевали на твоих проводах? Крис де Бурк. «Женщина в красном». Помнишь? Здорово было! Возвращайся быстрее!»

Нияз шаккатып Искәндәргә карады. Тегесе исә, тавышланма дигәндәй, имән бармагын иреннәренә куеп ишарә ясады. Шулвакыт радиодан сихерле музыка яңгырады. Искәндәрнең күңелендә хисләр бураны котырды. Ул үзен яңадан озату кичәсенә кайткандай, өзлегеп сагынган, шашып сөйгән Миләүшәсен кысып кочкан килеш биегәндәй хис итте.

Шушы кичтән соң аның мәхәббәте торган саен көчәйде, торган саен ныграк яна башлады. Искәндәргә вакыт туктаган сыман тоела иде, солдат хезмәте мәңге бетмәс кебек иде. Ярый әле, Миләүшәгә хат язды һәм алар хәбәрләшә башладылар. Шуннан соң гына хезмәт итүләре бераз җиңеләеп китте. Нәрсәгә генә тотынса да, аның кулында ут уйнады. Тик менә Миләүшә генә үзенең бер хаты белән Рәшитнең кәефен кырды. Ул Залиянең көнләшүе һәм Миләүшәне гел котыртып торуы турында язган иде. Моны укыгач, башта Искәндәрнең бик каты ачуы килгән иде, ләкин соңрак: «Миләүшәнең үз башы да бар бит», – дип, үз-үзен тынычландырды.

Март әле башланган гына иде. Миләүшәдән хат килеп төште. Искәндәр, хатны укыгандагы рәхәтлекне тизрәк якынайтырга теләп, кабалана-кабалана конвертны ачты. Хат бик кыска иде.

«Искәндәр, син мине гафу ит. Мин башка бер егет белән таныштым. Ул мыеклы, озын һәм чибәр. Без синең белән ярәшкән пар түгел. Гомумән, без бер-беребезгә тиң түгел. Син мине оныт. Башка хат язма. Миләүшә».

Бетте, китте.

Искәндәр караватыннан көчкә торды. Муенына, кул-аякларына кайсыдыр бер явызы коточкыч авыр герләр асып куйган сыман иде. Йөрәге күкрәк читлегендә кая барып бәрелергә белми сулык-сулык типте, җанны ниндидер бер кабахәт корт кимергән кебек иде. Алпан-тилпән атлап, Искәндәр саф һавага чыгып китте. Юлында Миләүшәнең кош теле хәтле хатын мөмкин булган иң кечкенә кисәкләргә ерткалады. Тышта ябалак-ябалак кар ява, буран котыра иде. Искәндәр учын ачып җибәргәч, җил хаттан калган кәгазь кисәкләрен бөтерә-бөтерә очырта башлады. Әйтерсең лә аның көтмәгәндә килгән бәлане бөтен дөньяга таратып, Искәндәрне терелтәсе килә иде. Җил егетнең үзен дә җилтерәтергә тырыша иде сыман.

Искәндәр кире кереп караватына сузылып ятты, башын мендәр белән каплады. Нияз Искәндәрдәге үзгәрешне, ниндидер күтәрергә бик авыр булган кайгысы барлыгын шундук сизенеп алды. Ул каравыл начальнигы янына барып, Искәндәрне бүген сугышчан патронлы автомат тоттырып сакка чыгарырга ярамый, дип әйтеп карады. Тегесе исә: «Отставить сопли! Солдатами не рождаются, солдатами становятся!» – дип кенә өрде. Өстәвенә, үч итеп, Искәндәрне үзен генә яшелчә склады янына кизү итеп куйды.

Төнге ике җитте, ләкин Ниязны йокы алмады. Ул тиз генә киенде дә дусты янына йөгерде. «Аны үзен генә калдырырга ярамый! Нидер булды егеткә. Ачыктан-ачык сөйләшергә кирәк», – дип уйлады ул. Склад янына килеп җиткәч, Нияз, туктап, тәмәке кабызды, һавадагы тавышларга колак салды. Буран инде туктаган иде. Шунлыктан песи чинаган, эт өргән, чыпчык черелдәгән тавышлар бик ачык ишетелде. Складның теге ягында карны шыгыр-шыгыр китереп Искәндәр тегендә-монда йөренә. «Ничек итеп сүз башласам, кулайрак булыр икән?» – дип уйланып тора иде Нияз, кар шыгырдаган тавышлар юкка чыкты. Нияз сагаеп калды. Ә аннары автомат аткан тавыш – колак яргыч авазлар ишетелде. Нияз котырынып складның теге ягына йөгереп чыкты. Чип-чиста ап-ак кар өстендә толып ята иде. Толып эчендә – Искәндәрнең гәүдәсе. Нияз дустының йөзенә карады да шундук үзенең битен куллары белән каплады. Авызына аткан иде Искәндәр. Һавада иптәшен югалткан чын дусның үзәк өшеткеч үкерүе ишетелде. Нияз гаҗизләнеп тырнакларын битенә батырып кисәк кенә аска таба тартты. Кып-кызыл кан ап-ак карга сурәтләр ясарга тотынды.

Ике көннән сапёр гәүдәсен цинк табутка салып Минзәләгә җибәрделәр, ә тагын ике көннән соң Искәндәргә Миләүшәдән хат килеп төште. Аны солдатларны тезеп куеп, кычкырып укыдылар. Төгәлрәге, Нияз һәр җөмләнең башта татарчасын укып, шундук урысчага тәрҗемә итеп барды.

«Искәндәр, бәгърем! Матурым минем, акыллым! Син мин – тилене берүк гафу итә күр инде. Залия сүзен тыңлап, теге җүләр хатны язып салдым сиңа. Анда бер дөрес сүз дә юк! Залия: «Көнләшсә, ныграк яратыр», – диде, ә мин исәр аны тыңладым. Булдыра алсаң, берүк мине гафу ит! Мин сине көтәм, шуны белеп тор. Миләүшә».

Хатны укыганнан соң солдатларга «уйланырга һәм нәтиҗә ясарга» бер сәгать вакыт бирделәр. Нияз казармага кайтып караватына сузылып ятты. Гадәтенчә автомат корган тавышлар чыгарды да үлем коралын күршедәге караватка ыргыткандай итте, тик карават буш иде. Нияз котырынып, кыргый тавыш белән: «Сука-а-а!!!» – дип акырып җибәрде.

Равил САБЫР, Казан.

1992 ел, декабрь

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре