Татарстанның Сарман районы Олы Бәрәкәй авыл җирлегендә котыру авыруы буенча карантин керттеләр. Тиешле указга Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Бу – соңгы ике айда республикада 8 нче очрак.
Котыру авыру очрагы Рафиков урамындагы 97 нче шәхси хуҗалык территориясендә табылган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, котыру авыруының төп таратучылары – төлкеләр. Олы Бәрәкәй авыл җирлегендә шушы хуҗалык чигенән 2 чакрым радиуслы территория куркыныч дип танылды. Бу урында котырынуга бирешә торган авыру хайваннарны дәвалау, шулай ук аннан бирешә торган хайваннарны кертү һәм чыгару, чит кешеләргә керү тыелган. Моннан тыш, вакцина ясалмаган терлекләрне дә кертергә ярамый. Шулай ук ярминкәләр, күргәзмәләр һәм башка чаралар уздыру тыела. Карантинныӊ срогы соӊгы котыру очрагыннан башлап 2 ай дип исәпләнә.
Элегрәк карантинны Саба, Биектау, Буа, Яңа Чишмә, Әлмәт, Кама Тамагы районнарының авыл җирлекләрендә керткәннәр иде. Ә узган атнада Кама Тамагы районының Тәмте авыл җирлегендә карантин режимы алынды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез