Сәүдә үзәгендә 37 яшьлек ир-ат кешеләргә пычак белән ташланган: өч кеше һәлак булган

Дүшәмбе кичендә Кытайның Шанхай шәһәрендәге супермаркетта бер ир-ат кешеләргә пычак белән ташланган. Сунцзян районы полициясе мәгълүматларына караганда, фаҗигадә өч кеше һәлак булган, 15е җәрәхәтләнгән. Бу хакта “RT” басмасы яза.

Полиция фаҗига урынына тиз генә килеп, Линь дигән фамилияле 37 яшьлек ир-атны тоткарлаган. Барлык яралылар хастаханәгә озатылган

Килеп туган хәлнең сәбәпләре һәм нечкәлекләре ачыклана.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре