Иң азы – Арчада
Сөт бәяләре турында газетабызда әледән-әле язып торабыз анысы. Әйтик, ноябрь ахырында Татарстанда шәхси хуҗалыкларда җыела торган сөтнең уртача бәясе 33,99 сум иде. Ул вакытта иң югары бәя Нурлат (литры – 36,96 сум) һәм Алексеевск районнарында (39,75 сум), ә иң түбән хак Тукай (32 сум) һәм Аксубай районнарында (32,43 сум) булды. Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган яңа мәгълүматлар буенча, бүген уртача бәя 32,89 сумны тәшкил итә. Иң югары хак Алексеевск (39,82 сум) һәм Яңа Чишмә (36,50 сум) районнарында булса, иң түбәне – Алабуга һәм Арчада. Аларда бүген бер литр сөт өчен 28 сум түлиләр.
Арча районындагы берничә авылга шалтыратып алдык. Әйтергә кирәк, бәяләр төрле авылда төрлечә. 33 сум түләгәннәре дә, 30, 28 сумга төшергәннәре дә бар. Наласада, мәсәлән, 28,30 сумнан түләгәннәр.
– Декабрьнең беренче яртысына 33 сумнан түләде, калган айга бүлеп-бүлеп исәп-хисап ясады. 32 сумнан башлаган иде, 28 сум 50 тиен белән төгәлләде. Сәбәбен сораган юк инде сөт җыючыдан. Сорасаң да: «Бар җирдә төшә, бездә генә калмас инде», – диләр. Халык риза түгел, әлбәттә, – диде шушы авылда яшәүче Фаил Мөхетдинов. – Башка елларда бу вакытта сөт бәяләре югары тора иде. Узган ел декабрь ахырында 40 сумнан түләделәр. Быел – 28 сум 50 тиен. Без сигез сыер асрыйбыз. Хәзер сыерлар бозаулый башлады, сөт артты, ә бәя төште. Ягъни акчада артым юк. Монда ничек күңел үссен ди? Сыерлары булганнарның телендә һаман да шул бер сөйләшү инде: «Бәяләр ник төшә?»
Балтач районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән үзен Хәлим абый дип таныштырган әйдәп баручы белгеч белән дә аралашып алдык.
– Сөт хакы сентябрьдә 32 сум иде. Октябрь-ноябрьдә 34 сум булды. Декабрь өчен 32 сумнан исәп-хисап ясарбыз, дип торабыз. Узган ел декабрьдә 40 сум булган иде. Бәяне базар куя. Ихтыяҗ булса, бәя күтәрелә, кимесә – хаклар түбән тәгәри. Безгә, сөт ризыкларына ихтыяҗ юк, сатылмый, дип аңлаталар инде. Хәзер җәен дә, кышын да сөт күләме бер чама. Элеккеге шикелле җәен күбрәк савып, кышка сөт азая дигән күренеш юк. Бу шәхси хуҗалыкларда да, эре оешмаларда да шулай. Быел җәен шәхси хуҗалыклар июньдә 95 тонна сөт тапшырган иде, хәзер – 86 тонна, – диде белгеч.
Уңай күрсәткечләр дә бар. Бүген Кама Тамагы районының Олы Мәрәтхуҗа авылында сөтнең бер литрын 39 сумнан җыялар.
– Бездә сөт бәяләре һәрвакыт арзан булды. Декабрьгә кадәр 31 сумнан тапшырып килдек. Мин бу хакка бер дә риза булмадым. Шуннан соң эшмәкәр егетләрдән кызыклы тәкъдим килеп иреште. Сөтнең бер литрына 39 сум түлибез, дип кызыктырдылар. Уйлаганнан соң, ике як сөйләшүләрдән соң декабрь башында аларга тапшыра башладым. 39 сумга. Аерма бар бит! Миңа башка авылдашлар да иярде. Тик күрше авыллар ашыкмый әле. Нидәндер шикләнә, икеләнә. Бәяләр төшә икән, дигән сүзләр безгә дә килеп иреште анысы. Тик безгә аны-моны әйтүче юк әле. Сөт җыючылар: «Әгәр сөт сыйфаты үзгәрмәсә, бәяне төшермибез», – дип өметләндерә. Алдагысын күз күрер тагын, – диде Айрат Кадыйров.
Тик бу бер авылда гына шулай. Тулаем район буенча вазгыять башка.
Кирәксез сөт
Хәер, мондый хәл бер шәхси хуҗалыкларда гына түгел. Бәяләр сикерешеннән фермерлар да, эре авыл хуҗалыгы оешмалары да зыян күрә. Саба районының тәҗрибәле фермеры Зөфәр Мөхәммәтшин да моны «авыл хуҗалыгы өчен коточкыч авыр хәл» дип бәяләде.
– Сөт бәяләре октябрьнең 25 еннән төшә башлады. Бүгенгә 1 литр сөт 7 сумга төште дә 35 сумга калды. Шәхси хуҗалыкларныкы тагын да азрак. Без ай саен 32 тонна сөт сатабыз. Хуҗалык өчен сөт бәяләренең бер сумга төшүе – ай саен 1 млн сум югалту дигән сүз. 7 сумга төшү бер айда 7,5 млн сум акча керми дигәнне аңлата. Бу – безнең өчен коточкыч саннар. 7,5 миллионның 20 проценты – хезмәт хакына китәргә тиешле акча, шуңа күрә бәя төшү турыдан-туры хезмәт хакына тәэсир итәчәк. Ә бездә 70 кеше эшли. Әле монда 35 сум белән генә тукталып калу турында сүз дә бармый, 30 сумга кадәр төшә, дигән сүзләр бар. Безнең хуҗалык өчен 1 сумга төшү дә сөттән файда калмый дигәнне аңлата. Шуннан соң да төшсә, үзебезгә зыянга эшли башлыйбыз, – дип санап күрсәтте тәҗрибәле фермер.
«Мөхәммәтшин» фермер хуҗалыгы сөтләрне ике заводка тапшыра. Аның берсе Сабада, икенчесе Теләчедә.
– Бу хәл без тапшыра торган заводларда гына түгел. Бөтен җирдә шулай. «Казан сөт заводы» да төшерде хакларын, чөнки заводлар сөт белән шыплап тулган. Безнең сөт беркемгә кирәкми. Без китергән сөтләрне дә кирәклектән алмыйлар, килешү шартлары булганга гына. Шуңа күрә алар тәкъдим иткән бәягә риза булмый хәлебез юк. Ул сөтне тагын кая куясың? Бүген бу – терлекчелек белән көн итүче авыл апасын да, безнең ише фермер хуҗалыкларын да борчуга сала торган иң авыр мәсьәлә. Тик, кызганыч, берни дә эшли алмыйлар. Авыл хуҗалыгы өчен коточкыч авыр хәл. Тик монда сөт җыючыларны да, районны да гаепләп булмый. Сәбәпләре өстәрәк ятадыр. Чит илләрдән коры сөт тә күп керә дип сөйлиләр. Дөресен кем белсен? – дип борчуын белдерде Зөфәр Мөхәммәтшин.
Сәбәп нидә?
Сәбәпләренә килгәндә, Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җавабыннан аңлашылганча, сөт ризыкларына ихтыяҗ кимегәнлектән, алар складларда тулып ята.
– Сөт заводларының складларында сөт ризыклары артык күп җыелды. Шунлыктан заводлар чимал сөтен эшкәртү һәм, гомумән, кабул итүне киметергә мәҗбүр булды. Бәяләр төшүнең төп сәбәбе шул. Ел башында узган ел запасларын да сатып бетереп булмый. Шул исәптән экспорт та җайланып бетмәгән. Экспорт килешүләре әле тормышка гына ашырыла башлады, шуңа күрә эчке базарда запаслар күп җыелды. Икенчедән, кышкы чорда башка төр ризыкларга бәяләр күтәрелү сәбәпле, халыкның сатып алу мөмкинлеге кимеде, – дип аңлаттылар министрлыкта.
Бу көннәрдә республиканың бер матбугат чарасында «Союзмолоко» генераль директоры Артем Белов белән интервью чыкты. Ул да хәзерге вакытта сөт базарының катлаулы хәле турында әйткән.
– 2025 елның беренче кварталы һәм, мөгаен, быелның беренче-икенче кварталларында чимал буларак кулланыла торган сөт бәясе шундый булачак дип уйлыйм. Февраль-мартта вазгыять тотрыкланырга, сатулар артырга мөмкин. Шуңа күрә мин чит илләрдән сөт һәм сөт ризыкларын кертү күләме кимер дә, базарны фальсификаттан чистартырбыз да, ихтыяҗ акрынлап үз хәленә кайта башлар дип өметләнәм, – дигән ул.
Белгечләр 2023–2024 елларда сөт базарының яхшы шартларда яшәвен әйтә. Сөт ризыкларын сатып алу 2023 елда – 6, ә 2024 елда 4 процентка арткан. Ләкин гел алай гына тормый шул – базар үзгәреп торучан.
– Бер яктан, соңгы ике елда сатып алу ихтыяҗы артты, икенче яктан – хезмәт хаклары, логистика, табигый монополия тарифлары, банк ставкалары арту хисабына товарның үзкыйммәте дә өскә сикерде. Нәтиҗәдә 2024 елда гына да сөт җитештерү һәм эшкәртүнең үзкыйммәте үсеше темплары ике тапкырга тизләнде, – ди Артем Белов. – Шуның нәтиҗәсендә сөткә дә, әзер сөт ризыкларына да бәя артты. Һәм узган елның беренче кварталында ук без ихтыяҗ кимү белән очраштык. Узган елның тугыз аенда сөт ризыкларын куллану якынча ике процентка артты. Бары тик ел ахырында гына үсеш күзәтелде. Шуңа күрә 2025 ел нәтиҗәләре буенча, без шулай да 2024 ел күрсәткечләренә әйләнеп кайтырбыз, дип уйлыйм.
Татарстанда узган ел сөт җитештерү күләме 2 млн 370 мең тоннага җиткән. Әлегә якынча күрсәткечләр әнә шундый. 2024 ел белән чагыштырганда, арту – 83 мең тонна. Сыерлар да күбрәк сөт бирә башлаган: бер сыердан уртача савым 8830 килоны тәшкил итә. Бу – 2024 ел белән чагыштырганда 556 килога күбрәк дигән сүз.
– Россиядә уртача күрсәткечләргә (майлылыгы – 3,7 процент, аксым – 3,2 процент) ия булган бер литр сөт бәясе 42–44 сум (НДСсыз) тирәсендә тирбәлә. Белгечләр быелгы сезонда төрле төбәкләрдәге сөт бәяләренең шактый аерылуы турында әйтә. Иң югары бәя булган төбәк белән иң түбән хаклысының аермасы 10–11 сумны тәшкил итә.

Роспотребнадзор күрсәткечләре буенча, кеше көн саен 2–3 стакан сөт ризыгын (сөт, йогырт яки кефир) эчәргә һәм бер телем сыр яки эремчек ашарга тиеш. Еллык норма 325–390 кг сөт ризыгын тәшкил итә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез