Шәхес тантанасы. Елның иң шәп актерлары һәм иң яхшы спектакльләре турында

Габдулла Тукай, Мөхәммәт Мәһдиев, Чыңгыз Айтматов, Әлфия Авзалова, Фатиха Аитова, Сара Садыйкова, Сара Шакулова... Быелгы «Тантана» театр премиясен бүген арабызда булмаган күренекле шәхесләрне искә алу, алар рухына дога кылуга тиңләргә була. Бу театраль сезон, гомумән, шәхесләр тантанасы булып истә калыр, мөгаен. Театр белгечләре билгеләгән елның иң шәп актерлары һәм иң яхшы спектакльләре белән танышыйк.

Өй туе

Төрле елларда төрле театр сәхнәләрендә тапшырыла торган «Тантана» премиясе быел Камал театрының яңа бинасында үтте. Театрларның өй туйларына иҗатташларын җыю яңалык түгел – узган ел Буа театры да шулай эшләгән иде, «Тантана» аларда узды. Быел менә Камал театрының өр-яңа сәхнәсендә өр-яңа театрны күккә чөеп мактадылар, аны төзегән һәм төзеткән кешеләргә рәхмәт сүзләре яңгыраттылар, якты матур киләчәк теләделәр. Сәхнәгә менеп сүз алган һәркем – җиңүчеләрне игълан итүчеләр дә, җиңүчеләр үзләре дә театрга матур сүзләрне, игътибарны кызганмады. «Тантана»лар саны буенча Камал театры беренчелекне ала алмаса да, бу кичә барыбер Һади Такташ урамында урнашкан театр тантанасы итеп кабул ителде.

...икегә бүләек

Инде җиңүчеләргә күчик. Ә алар бик күп иде. Татар театры талантларга бай булгач, кайбер номинацияләрдә бер түгел, ике кешене билгеләп үттеләр. Әйтик, сәхнәдә тәүге адымнарын ясаучылар арасыннан («Дебют» номинациясе) Илназ Шакирҗанов (Әтнә театрының «Тәкъдим» спектаклендә Иван Ломов роле өчен) һәм Эльмира Минһаҗева (Яшел Үзән музыкаль театрының «Мертвые души» спектаклендә Лизонька роле өчен) исемнәре аталды.

«Музыкаль спектакльдә (балет, заманча хореография, пластик спектакль) иң яхшы рольне башкаручы»лар булып Михаил Тимаев (Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрының «Грек Зорба» спектаклендәге роле өчен), Мария һәм Марсель Нуриевлар («Живой город» театр сәнгатенә ярдәм фондының (MON театр мәйданчыгы) Soul Kitchen спектакле өчен) танылды. Үзенчәлекле куелышлар арасыннан («Эксперимент» номинациясе) Түбән Кама яшь тамашачы театрының «Гробовщик» спектакле һәм Әлмәт театрының «Йорт» иммерсив спектакле билгеләп үтелде.

Тинчурин театрының «Туган-тумача» спектаклендә Шәрифә ролен башкарган Резедә Сәлахова һәм Камал театрының «Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл» спектаклендәге Әлфия ролен башкарган Ләйсән Гатауллина арасыннан да берсен генә сайлый алмаган жюри: «Хатын-кыз ролен иң яхшы башкарган актриса» исемен икесенә дә бирделәр. Бу урында алып баручылар бу ике спектакльнең авторларын «туганнар» булуы турында шаярып алды: беренчесен Илгиз Зәйниев язган һәм сәхнәләштергән булса, Әлфия Авзаловага багышланганының авторы – аның тормыш иптәше Резеда Зәйниева. Зәйниевләр гаиләсенә әйләнеп кайтырбыз әле.

Иң күбе – Чаллыда

Аяз Гыйләҗев исемен йөртә торган Чаллы театры вәкилләре «Тантана» сәхнәсенә дүрт мәртәбә күтәрелде. Аларны узарга тырышучылар булды, әмма уза алмадылар. Мөхәммәт Мәһдиевнең «Без – 41 нче ел балалары» әсәре буенча куелган спектакльдә Гайфи ролен башкарган Рафыйк Каюмов – «Иң яхшы эпизодик рольне башкарган актер», ә Хәлил Фәтхиевичне уйнаган Илфат Әскәров «Икенче пландагы ир-ат ролен иң яхшы башкарган актер» булып танылды. Театрның «Хәл бу ки» поэтик-документаль спектакльләр сериясе Татарстан Милли музееның махсус бүләгенә лаек булды. Ә сәнгать җитәкчеләре Олег Кинҗәгулов исә остазы Фәрит Бикчәнтәев кулыннан Театр әһелләре берлегенең махсус бүләген алды.

Дәүләт театрлары белән беррәттән, быелгы премиядә бәйсез иҗатчыларга игътибар мулдан иде. Аерым алганда, «Живой город» театр сәнгатенә ярдәм фонды (гамәлгә куючылары – Диана Сәфәрова, Артем Силкин, Инна Яркова)

вәкилләре макталды. Мария һәм Марсель Нуриевлар турында яздык. Әле тагын MON театр мәйданчыгында куелган «Картотека» спектакле «Иң яхшы актерлар ансамбле» булып танылды, ә Фатиха Аитова, Сара Садыйкова, Сара Шакуловага багышланган «Табу» спектакле (Демидов йорты) Казан мэрының махсус бүләгенә лаек булды.

Җиңү

Төп номинацияләр саны 17 булса, аңа өстәп, тагын 15 ләп махсус бүләк тапшырылды. Һәр җиңүчегә аерым тукталуның мөмкин булмавын аңлыйсыздыр, кадерле укучыларыбыз. Иң яхшысы – елның төп спектакльләренә күчик. Аларны, традиция буенча, «Кече формадагы иң яхшы спектакль» һәм «Зур формадагы иң яхшы спектакль» номинацияләрендә бүләклиләр. Зәйниевләр гаиләсенә әйләнеп кайтырга да вакыт җитте. Кече формадагы спектакльләр арасыннан Айдар Җаббаров һәм Резеда Зәйниеваның «Казанга Тукай кайткан» спектакле «иң-иң»е булды. Сүз уңаеннан, Габдулла Тукай ролен башкарган Эмиль Талипов «Ир-ат ролен иң яхшы башкарган актер» исемен алды.

Ә төп җиңүче – зур формадагы иң яхшы спектакль булып «Әкият» курчак театрының Чыңгыз Айтматов әсәре буенча куелган «Материнское поле» спектакле (реж. – Илгиз Зәйниев) танылды. Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршылаганда, Бөек Җиңүгә багышланган спектакльнең билгеләнеп үтүе көтелгән һәм табигый күренеш булды.

Премиягә дәгъва кылган спектакльләрнең саны 70 тән артып киткән. Билгеле, бәхет барысына да елмаймады. Әмма артистлар бер-берсе өчен шатланышты. Ә иң көчле алкышларны «Намус һәм тугрылык» номинациясендә зурланган Татарстанның халык артисты, Камал театры актрисасы Хәлимә Искәндәровага һәм Татарстан Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының махсус призы тапшырылган, 100 яшен тутыручы Әлфия Айдарскаяга бүләк иттеләр. Аягүрә басып алкышладылар аларны.

***

Дүрт сәгатькә якын барган «Тантана»да әле ярый татар җырлары яңгырады. Күбесенчә татар театрларында бара торган татар телле спектакльләр бүләкләнсә дә, премия тапшыру кичәсе рус телендә барды. «Исәнмесез!», «Бәйрәм белән!», «Рөстәм Нургалиевичка рәхмәт!» ише сүзләрне исәпкә алмаганда, билгеле. Башкаларны гына түгел, үзебезне дә хөрмәт итәргә өйрәнергә кирәк икән әле...

 

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре