Юрист Александр Хаминский “Прайм” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта искә төшереп үткән. Закон нигезендә, медицина ярдәмен бушлай күрсәтү буенча дәүләт гарантияләре программасында катнашучы шәхси клиникалар мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча сырхауларны кабул итәргә тиеш.
Сырхауның моңа хокукы, полисны бирү урынына бәйсез рәвештә, бөтен ил территориясендә гамәлдә, дигән юрист. Шәхси клиникада медицина ярдәм алу өчен аның ОМС системасында эшләүче медицина оешмалары реестрына кертелгәнме-юкмы икәнен генә белергә кирәк. Мондый клиникалар бушлай дәвалаган өчен ОМС фондыннан акча ала.
“Теге яки бу шәхси клиниканың ОМС буенча эшләве-эшләмәвен төбәкнең Мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды сайты яки клиниканың мәгълүмати стенды аша белергә мөмкин. Клиника ОМС системасында эшләсә, полисны кабул итүдән һәм медицина ярдәме күрсәтүдән баш тарта алмый”, – дип аңлатып үткән Хаминский. Шәхси клиникалар 2010 елдан бирле ОМС полисы буенча да медицина хезмәтләре күрсәтеп килә. Әмма аларның исемлеге даими үзгәреп тора. Шәхси клиникада бушлай медицина ярдәм алу өчен, мәсәлән, теш дәвалау яки терапевтка күренү өчен шунда беркетелгән булырга кирәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез