Семык бәйрәме 2026 елда кайда узачагы билгеле булды

Кукмара районында узган Семык республика бәйрәмендә Менделеевск районы әлеге мәдәни чараны уздыру эстафетасын кабул итеп алды. 2026 елда бәйрәм янә Менделеевскига - Илнәт авылына әйләнеп кайтачак.

Менделеевск районы хаклы рәвештә Татарстанда мари мәдәнияте үзәкләренең берсе санала. Биредә 1,2 меңнән артык мари яши, аларның теле, гореф-гадәтләре һәм үзенчәлеге районның күпмилләтле байлыгының аерылгысыз өлешенә әверелде.

Менделеевск районын республика бәйрәмендә «Памаш», «Эрвел», «Элнет» ансамбльләре, шулай ук Илнәт мәктәбе үзешчәннәре тәкъдим итте.

«Үз гомерләрен милли мәдәниятне саклау һәм үстерүгә багышлаган кешеләргә аерым рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Илнәт авыл мәдәният йорты директоры Степан Семаков Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде, ә Актаҗик авыл клубы мөдире Маргарита Григорьева министрлыкның Рәхмәт хатына лаек булды. Аларның хезмәте һәм тугрылыгы ихлас горурлык һәм хөрмәт хисләре уята», - дип хәбәр итте башкарма комитет җитәкчесе Роберт Искәндәров.

Искәртеп үтәбез, Семык бәйрәме 2017 елда район территориясендә узган иде инде.

/Татар-информ

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре