Сентябрь аенда Казанда «Кросс нации» үткәрелә

21 сентябрьдә Казанда, “Демография” илкүләм проектының “Спорт – тормыш нормасы” федераль проекты бурычлары нигезендә, “Кросс нации” Бөтенроссия йөгерү көне үткәреләчәк. Бу хакта республиканың Спорт министрлыгы хәбәр итә.

Ярышларда катнашучылар “Урам” экстрим-паркы территориясендә һәм Кремль яр буенда 1, 4, 6, 8 һәм 12 чакрым ераклыкка йөгерәчәк. “Кросс нации”да катнашу өчен 19 сентябрьгә кадәр Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә мөмкин. Моның өчен, авторизация узганнан соң, эзләү юлында “Кросс нации”не табып, чарага язылырга кирәк.
Ярышларга кертү комиссиясе 16-20 сентябрьдә 10.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькәчә Үзәк стадионда, шулай ук 21 сентябрьдә 8.30 сәгатьтән 11.00 сәгатькәчә “Урам” экстрим-паркында эшләячәк. Үзең белән паспорт яки туу турында таныклыкның, мәҗбүри медицина иминияте полисы, бәхетсезлек очракларыннан сәламәтлекне һәм гомерне иминиятләштерү полисы һәм ярышларга кертү турында медицина белешмәсенең булуы кирәк.
“Демография” илкүләм проектының “Спорт – тормыш нормасы” федераль проекты ярдәмендә халыкка актив һәм сәламәт тормыш рәвеше алып бару өчен елдан-ел зуррак мөмкинлекләр ачыла. Илдә массакүләм спорт чаралары даими уздырыла, һәркемнең өе янәшәсендә үк күнегүләр өчен инфраструктура яңартыла. Физик әзерлек дәрәҗәсен тикшереп карау өчен ГТО комплексы нормативларын бушлай тапшырырга мөмкин. Профессиональ һәм балалар-яшьләр спортын үстерү максатында стадионнар, күп функцияле комплекслар һәм мәктәпләрне реконструкцияләү, җиһазлау, төзү буенча программалар күздә тотылган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре