Газетага язылу

Сентябрь аенда мошенниклар Татарстан халкының 533 миллион сум акчасын урлаган

Сентябрьдә мошенниклар Татарстан халкының 533 миллион сум акчасын урлаган.

Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьләрне эзләү идарәсе мошенниклык очракларын ачу бүлегенең аеруча мөһим эшләр буенча оперуполномоченные Рәдис Йосыпов хәбәр итте.

«Сентябрьдә мошенниклар Татарстан халкының 533 миллион сум акчасын урлаган. Агымдагы елның тугыз аенда барлыгы 3 миллиард 776 миллион сум акча урланган. 2 989 IT-җинаять буенча җинаять эшләре тикшерелгән һәм судка җибәрелгән, шуларның 271е дропперларга карата кузгатылган», – дип сөйләде Рәдис Йосыпов.

Ул билгеләп үткәнчә, узган ел белән чагыштырганда акча урлау очраклары кимүгә дә карамастан, зыянның күләме әллә ни азаймаган.

«Бу мошенниклар үз корбаннарыннан зур суммада акча урлавын дәвам итүе турында сөйли», – диде Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре