Сентябрьдә Яшьләр парламентының яңа составы сайланачак

Бу елның сентябрь аенда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламентының яңа составы сайланачак. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов сүзләренчә, Яшьләр парламенты ачык сайлаулар ысулы белән формалаша.

– Яңа кандидатлар яшьләрне үз идеяләре, эшләре, казанышлары белән җәлеп итәргә тиеш, – диде ул. – Яшьләр парламенты – консультатив орган. Әмма алар хәл итә торган мәсьәләләр бик җитди.

Аның сүзләренчә, яңа состав сайлау процессына әллә ни үзгәрешләр керми. Сентябрьдә Яшьләр парламентына 100 әгъза сайланачак дип белдерде. Аларның 45е - муниципалитет вәкилләре, 35е - иҗтимагый оешма вәкилләре һәм 20 се – үз-үзләрен тәкъдим итүчеләр.

Тулырак мәгълүмат шушы сылтама буенча.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре