Сентябрьдә талпаннар активлыгының чираттагы дулкыны көтелә. Бу хакта Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары, Казан дәүләт медицина университетының эпидемиология һәм дезинфектология кафедрасы өлкән укытучысы Любовь Авдонина 2025 елның августындагы санитар-эпидемиологик вазгыятькә багышланган матбугат конференциясендә хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
«Августта без талпаннан зыян күрүчеләрдән килгән мөрәҗәгатьләр саны кимүен билгеләп үттек. Көн саен урман бете кадалуга бәйле 150гә якын очракны теркәдек, шул ук вакытта сезонның кызган чагында атна саен 800гә якын очрак теркәлгән иде», – дип сөйләде Любовь Авдонина.
Ул билгеләп үткәнчә, һава температурасы 15 градустан югарырак булганда талпаннарның активлыгы саклана. Шуңа күрә табигатьтә ял итәргә яратучыларга, бигрәк тә урман территориясендә, аеруча сак булырга кирәк.
«Талпан кадалу куркынычы саклана дип тагын бер кат кисәтәбез. Сентябрьдә гөмбә сезоны дәвам итә һәм урманга баручылар саны арта, шуңа күрә профилактика чараларын үтәргә кирәк», – дип кисәтте Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез