Сереңне ачып салма: “акыллы” колонка янында сөйләшмәскә киңәш иткәннәр

Серләшкәндә, мөһим мәгълүматлар алышканда “акыллы” колонканы сүндереп кую хәерлерәк булачак. Бу хакта “ТАСС” Роскачество мәгълүматларына таянып яза.


Роскачествоның Цифрлы экспертиза үзәге җитәкчесе Сергей Кузьменко әйтүенчә, “акыллы” колонкаларның эш принцибы сөйләшүләрне даими анализлауга корылган. Шуңа күрә теләсә нинди сөйләшү теркәлеп барырга һәм колонкадан файдаланучының “портретын” (гадәтләрен, шөгыльләрен кертеп) булдыруда файдаланылырга мөмкин.

Белгеч әйтүенчә, колонкада микрофонны сүндерү төймәсенә басу гына тыңлап торуны туктата. Гомумән, аннан файдаланмаганда, микрофонын сүндереп куярга кирәк. Әйтик, ялларда гына файдаланылса, эш көннәрендә сүндерелгән килеш торсын. Башка җайланмаларга, әйтик, ноутбуклардагы камераларга да кагыла бу. 

Роскачествода билгеләп үтүләренчә, “акыллы” колонка даими рәвештә “тыңлап тору” режимында эшли. Әмма бу аның өзлексез яздыруын һәм бөтен сөйләшүләрне җиткереп баруын аңлатмый. Җайланма асылда челтәргә тоташуны тикшерү өчен техник мәгълүматларны тапшыра.

Белгечләр басым ясап әйткәнчә, колонканың программасы башка мәгълүматларны яздыруга да көйләнгән булырга мөмкин. Әмма җаваплы җитештерүчеләр моңа юл куймаска тырыша.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре