«Уку көне расписаниесенең белем бирү процессында катнашучыларның барысы өчен дә уңайлы булуы мөһим», – дип искәртте федераль министр, Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) санитар нормаларын һәм үзе җитәкчелек иткән ведомство тарафыннан расланган белем бирү эшчәнлеген оештыру тәртибен үтәргә кирәклеген искәртеп.
Кравцов ачыклык керткәнчә, актуаль кагыйдәләр дәресләрне иртәнге 8дән иртәрәк башларга һәм икенче смена булганда кичке 7дән соң тәмамларга рөхсәт итми. Конкрет расписание мәктәпнең локаль норматив актында беркетелә һәм федераль таләпләргә каршы килә алмый, дип искәртте ул.
Элегрәк РФ Иҗтимагый палатасы секретаре урынбасары Владислав Гриб көзге һәм язгы каникуллар арасында дәресләрнең башлану вакытын иртәнге 8дән 9га күчерергә чакырган иде. Җәмәгать эшлеклесе мондый адым укучыларның иминлеген арттырачагына ышаныч белдерде.
Мәгариф министрлыгы уку көненең башлану һәм тәмамлану вакытын узган елның 1 сентябреннән чикләде. Ул вакытта мәктәпләр иртәнге дәрескә (8.00 сәгать) кадәр тагын бер дәрес (7.00 яки 7.30 сәгатьтә) үткәрү һәм өченче сменаларны оештыру мөмкинлеген югалтты.
Болардан тыш, V һәм IX сыйныфларның дәресләре беренче сменада гына үткәрелергә тиеш. Шул ук кагыйдә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар укый торган сыйныфларга да кагыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез