«Казанның зур халыкара чараларны үткәрүгә бәйле бай тәҗрибәсе бар. Нәкъ менә биредә 2024 елның октябрендә БРИКС саммиты узды. Анда Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди җитәкчелегендәге ил делегациясе катнашты. Быел без Россия һәм Һиндстан арасындагы стратегик хезмәттәшлек турындагы декларациягә чирек гасыр тулуны билгеләп үтәбез. Әлеге тарихи документны имзалаганнан соң ун ел узгач, үзара элемтәләр аеруча өстенлекле стратегик хезмәттәшлек дәрәҗәсенә күтәрелде. Бүген ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр халкыбыз мәнфәгатьләрен кайгыртып, тотрыклы рәвештә үсүен дәвам итә», – диелә анда.
Сергей Лавров әйтүенчә, Россия-Һиндстан хезмәттәшлегенең күпкырлылыгы форум программасында да чагылыш тапкан. «Ул конструктив төстә узачак, ике дәүләт арасында гамәли кооперацияне киңәйтүгә, халыкларыбыз арасында дуслыкны, ышанычны һәм үзара аңлашуны ныгытуга үз өлешен кертәчәк, дип ышанам», – диелә сәламләү хатында.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез