Банк белгечләре мошенникларның акча урлауның яңа ысулын уйлап табуын ачыклаган. Аферистлар, кешеләрне алдауның торган саен катлаулануын аңлаган хәлдә, дәүләт оешмалары хезмәткәрләре исеменнән шалтырата башлаган, дип яза “Татар-информ”.
Алар, билгесез номердан шалтыратып, дәүләт структуралары вәкиле исеменнән, сезгә заказлы хат бар, дип хәбәр итәләр. Шуннан, аны нинди адрес буенча электрон почтага җибәрергә, дип сорыйлар.
 Кеше риза булса, аферистлар тикшерү кодын (проверочный код) әйтергә кушалар. Аннан соң телефонга “Код восстановления доступа к учетной записи” дигән хәбәр килә. Күпләр шушы этапта, алдарга маташуларын сиземләп, сөйләшүне туктата.
Ә сөйләшүне дәвам итүчегә, имештер, моңа кадәр аның аферистлар белән сөйләшүе, аларның Дәүләт хезмәтләре порталындагы аккаунтын җимерүләре, аккаунтны торгызу өчен янә кодны әйтергә кирәклеге турында аңлата. Менә шунда инде кеше кырыгалдарларның корбанына әйләнә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез