Сезоны башлануга карамастан, яшелчә кыйммәтләнә

Яшелчә, җиләк-җимеш бәясе 92 процентка кадәр арткан.
Сезоны башлануга карамастан, яшелчә бәясе үсә. Бу хакта “Известия” “Руспродсоюз” мәгълүматларына таянып яза.

Әлеге оешма мәгълүматларына караганда, ел башыннан бирле кызыл чөгендер 92,3 процентка кыйммәтләнеп, килосы – 70 сумга, кишер – 70 сумга (62,8%), алма – 159,8 сумга (30%) җиткән.

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгында билгеләп үтелгәнчә, бу мәсьәлә аерым контрольдә тотыла. Көзен, яңа уңыш җыеп алынгач, бәяләрнең төшүе көтелә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре