Газетага язылу

Шифалы хәбәр. Россиядә ташламалы дарулар белән тәэмин итүгә үзгәреш кертмәкчеләр

Эзләп йөрерлек булмасын! Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы ташламалы дарулар белән тәэмин итү тәртибенә үзгәрешләр кертмәкче. Ул гамәлгә керә калса, даруханәдә булмаган кирәкле даруны фармацевт хәбәр иткәч кенә килеп аласы булачак. Ташламалы дару эзләп бер даруханәдән икенчесенә чабарга туры килмәячәк, кыскасы. Һәрхәлдә яңа проект авторлары шулай дип ышандыра.

Күптән түгел Россия Президенты Владимир Путин ташламалы дарулар белән тәэмин итү тәртибен камилләштерергә, кешегә булмаган даруны алып кайтып бирүнең төгәл вакытын билгеләргә кушкан иде. Илнең Сәламәтлек саклау министрлыгына ел азагына кадәр шундый бурыч куелды.

Дөрес, бу тәртипнең моңа кадәр гамәлдә булганы бар инде. Ташламага ия кешегә кирәкле препарат булмаса, фармацевт аны махсус кенәгәгә теркәп куярга һәм кеше ун көн эчендә үзенә кирәкле даруны алырга тиеш иде. Әмма 2022 елның 1 сентябреннән бу тәртип бетерелде.

Арчада яшәүче Зөлфия Вәлиева шул көннән башлап ташламалы даруларны кулга төшерү бер баш бәласенә әйләнде, ди. Инвалидлык буенча ташламалы дарулар ала ул.

– Элегрәк миңа кирәкле дару булмаса, безнең йорт янындагы даруханәдә эшләүче кыз аны язып алып кала да, кайткач, шалтыратып әйтә иде. Шуннан гына керәм дә алам, бик рәхәт иде. Әмма соңрак алай эшләми башлады ул, хәзер башка тәртип, диде. Нәтиҗәдә кирәкле даруны эзләп бер даруханәдән икенчесенә йөри башладым. Булмаган даруның кайчан кайтачагын да төгәл әйтүче юк. Бәлки кайткандыр, дип өметләнеп керәсең, бушка кергән булып чыгасың. Ул арада рецептның срогы чыга. Олы кешегә болай чабып йөрү рәхәт түгел бит инде, – ди ул.

Бу уңайдан ярдәм сорап Сәламәтлек саклау министрлыгына да мөрәҗәгать иткән ул. Уңай җавап кына алмаган. Ташламалы дарулар белән тәэмин итү тәртибе үзгәргән көннән башлап халыктан килгән мондый гозерләр саны бермә-бер артты, ди белгечләр. Элеккеге тәртипне кайтарырга маташулары, иң беренче чиратта, әнә шуңа бәйле.

Илкүләм пациентлар берлеге рәисе Юрий Жулев моны күптән кирәкле яңалык дип атый.

– Безгә бу уңайдан бик күп мөрәҗәгатьләр килә. Фармацевтлар безнең гозерне теркәп куймый, кирәкле даруның кайтканмы-юкмы икәнен дә белмибез, дип зарланалар. Ташламалы дарулар ала торган кеше бер даруханәдән икенчесенә чабып, дару эзләргә тиеш түгел, – ди белгеч.

Үзгәреш гамәлгә кергәч, даруханәдә кирәкле дару булмаган очракта кешегә кичектереп хезмәт күрсәтергә тиеш булалар. Фармацевт рецепт артына «хезмәт күрсәтүгә алынды» дип язып, мөрәҗәгать иткән көнне язып куярга тиеш була. Моннан тыш ул моны үзенең журналында да теркәргә тиеш. Проект авторлары кешегә кирәкле даруны табып бирү вакытын да тәгаенләгән. Әгәр кешенең кулындагы рецептка «ашыгыч» дигән тамга куелган булса, аңа кирәкле даруны рецептның яраклылык вакыты чыкканнан соң өч көн эчендә, андый тамга булмаса, ун көн эчендә тапшырырга тиеш булалар.

Даруханәгә кирәкле препарат кайткач, кешегә бу хакта смс хәбәр килергә тиеш. Кеше рецептны кайсы даруханәдә калдырган булса, даруны да шуннан барып алырга тиеш була.

Башкаладагы даруханәләрнең берсендә фармацевт булып эшләүче Роза Инякина яшерми: бу үзгәреш нәтиҗәсендә аларның эше артачак. Шулай да бу яңалыкны кертүләрен хуплый ул.

– Ташламалы дару алучылар арасында әби-бабайлар күп бит. Һәрхәлдә, безгә күбрәк шулар керә. Таякка таянган әби-бабайларның көн саен бер үк даруны сорап керүе аларның үзләрен дә, безне дә алҗыта. Нәрсә кирәген язып алып, даруханәгә кирәкле дару кайткач, аларга бу хакта хәбәр итүең мең өлеш уңайлырак инде, – ди Роза.

Сүз уңаеннан, Росздравнадзор идарәсенең «кайнар элемтәсе»нә килгән мөрәҗәгатьләрнең өчтән бере нәкъ менә даруханәләрдә теге яки бу даруның булмавына кагыла икән. Булаганнарының артык кыйммәт булуыннан да зарланучылар күп. Иҗтимагый фикер фонды уздырган сораштыруда респондентларның яртысыннан артыгы (59 процент) даими ала торган даруларының соңгы арада шактый кыйммәтләнүен әйткән. Халыкның 80 проценты исә үзенә, якыннарына ташламалы дарулар тиешме-юкмы, аларны

Бушлай дарулар

Кемнәр хокуклы?

– Инвалидлар һәм инвалид балалар.

– Бөек Ватан сугышы ветераннары. 3 яшькә кадәрге балалар һәм күпбалалы гаиләдә тәрбияләнүче 6 яшькә кадәрге балалар.

– «Блокададагы Ленинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнүчеләр.

– Бөек Ватан сугышы ветераннары, вафат булган сугыш инвалидлары һәм хәрби бәрелешләрдә катнашучыларның гаилә әгъзалары.

– Бөек Ватан сугышы вакытында гамәлдәге армия составына кермәгән хәрби частьларда хезмәт итүчеләр.

– Бөек Ватан сугышы вакытында тылдагы хәрби объектларда эшләүчеләр.

– Чернобыль АЭСындагы һәлакәттә радиация алган затлар.

Нинди чирләр вакытында?

Яман шеш, бронхиаль астма, ревматизм авырулары (ревматоидлы артрит, Бехтерев авыруы, волчанка), шикәр чире, инфаркт, ДЦП, зиһен таркалу (рассеянный склероз).

Рецептны кайдан аласы?

Участок терапевтына мөрәҗәгать итәсе.

Даруны кайдан алырга?

Муниципаль даруханәдән алырга кирәк.

Ташламалы даруга рецепт бирүдән баш тартсалар?

Росздравнадзор идарәсенә (8 (843) 292-54-37) яки судка.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре