Газетага язылу

Шифаханәләргә бушлай юллама бармы?

«55 яше тулган кешеләр шифаханәләргә бушлай бара ала, дип ишеткән идек. Бу дөресме? Моның өчен кая мөрәҗәгать итәргә кирәк?» дип сораган Балтачтан ​​​​​​​Р. Әсхәдуллин.

Алсу Гатиатуллина, Балтач районы социаль яклау бүлеге башлыгы:

– Федераль ташламага ия булмаганнар юллама алу буенча безгә мөрәҗәгать итә ала. Тик үз кагыйдәләре бар. Беренчесе – милек ягыннан тәэмин ителеш, ягъни әлеге кеше башына туры килгән квадрат метрлар расланган нормативлардан артмаска тиеш. Шулай ук керемнәрнең күләменә дә бәйле. Аның билгеләнгән суммасы бар. Пенсионерларныкы – дүрт яшәү минимумы күләмендә. Әйтик, быел яшәү минимумы 13 мең сумга якын. Моны дүрткә тапкырларга кирәк. Бу сумма – 52 мең сум.

Юллама алырга теләгән кеше бары табиблардан белешмә генә тапшыра. Калганнарын үзебез запрос ясап тикшерәбез. Барлык күрсәткечләргә туры килгән очракта республика буенча электрон чиратка куябыз. Без шифаханәләргә ике төрле юллама буенча җибәрәбез. Берсе – төгәл бару вакыты күрсәтелгән юллама. Икенчесе – 25 мең сумлык сертификатлар. Аны шундый сертификат белән эшли торган ял йортлары арасыннан сайларга була. Вакытын да үз җаеңа билгеләргә мөмкин. Пенсиягә карап, юлламаның күпмедер өлешен түләргә туры килә. Ә сертификат булганда, түләргә кирәкми.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре