Газетага язылу

Шикәр чиренә каршы 5 миллиард сум акча тотылачак

Россия Хөкүмәте шикәр чиренә каршы көрәшкә 5 миллиард сум акча юллаячак.

I типтагы диабеттан интегүче балалар һәм йөкле хатын-кызлар аерым игътибар үзәгенә алына. Премьер-министр Михаил Мишустин әйтүенчә, акча кандагы глюкозаны өзлексез күзәтү системалары белән тәэмин итүгә тотылачак.

 

 «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты кысасындагы чара 50 меңнән артыграк балага һәм дистәләрчә мең хатын-кызга кагылачак.

 

Акча төбәкләргә сырхауларны кирәкле җайланма белән тотрыклы тәэмин итү мөмкинлеге бирәчәк. Төбәкләрдә инде икенче яртыеллыкта ук һәм киләсе елның башында сырхауларга кирәкле җайланмаларны тапшыра башлау өчен дәүләт сатып алулары уздырылачак. Премьер-министр әйтүенчә, мондый чаралар шикәр чиреннән интегүчеләрнең хәлен сизелерлек яхшырту мөмкинлеге бирергә тиеш.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре