«Әлеге чирдән интегүчеләр глюкозаның югары булуыннан түгел, ә йөрәк-кан тамырлары «җимерелүдән», тәгаенләп әйтсәк, инфаркт һәм инсульттан үлә», – дип аңлатып үткән Гаглошвили.
Шикәр чире белән авыручыларның кандагы глюкоза микъдарын гына контрольдә тотуы – чиктән тыш аз. Икенче типтагы диабеттан интегүчеләрдә холестерин микъдарының бераз гына югары булуы да организмга зур куркыныч белән яный. Кардиолог әйтүенчә, кайберәүләр глюкозасын контрольдә тотып, эндокринолог билгеләгән даруларын эчсә дә, статиннардан баш тартырга мөмкин.
Ә холестерин нормадан югары булса, бавырга зыян килә. Шул рәвешле мондый кеше организмының төп «саклаучысын» оныта, дип басып ясап әйткән белгеч.
«Шикәр чире белән авыручыларның 90 проценты шушы хатаны ясый. Бу исә кан тамырлары «җимерелүгә» китерә», – дип билгеләп үткән табиб.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез