Теләче районының Айдар авылы халкы Бөек Җиңүнең 80 еллык юбилеен каршылап, районның "Кызыл Йолдыз" урман хуҗалыгы белән бергә 80 төп чыршы агачы утырткан. Үзгә булып, аерылып торсын өчен чыршыларны 80 саны рәвешендә утыртканнар. Бу хакта "Теләче-информ" хәбәр итә.
Урманчылар авыл халкының бердәмлегенә сокланган. Бу урынлы да. Әлеге изге эштән авылның өлкәннәре - сугыш чоры балалары да читтә калмаган. "Чакырдылар- килдек", - ди алар, бу эшнең үзләре өчен бик мөһим булуын күздә тотып. Яуда калган якыннарын искә алу, хәтер яңарту, аларның истәлеген киләсе буыннарга да тапшыру аларның иң зур хыялларының берсе бит.Әнә шуңа күрә дә бу изге эшне башлап йөргән, оештырган урманчыларга ихлас рәхмәтле алар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез