Силуанов: "Россиядә яшәүчеләргә доллар кирәкми"

Россиядә яшәүчеләргә доллар кирәкми. Акчаны сумнарда саклау, шулай ук федераль облигацияләр сатып алу хәерлерәк. Россия финанс министры Антон Силуанов “ТАСС Дети” проекты кысасында шул хакта сөйләп үткән.

Министр федераль займ облигацияләре (ОФЗ) дә сатып алырга киңәш итеп, аларның ышанычлы булуы һәм әйбәт кенә керем китерүе турында искәрткән. “Бераз акчагыз булса, финанс базарында катнашыгыз, оттырмаячаксыз”. – дип йомгак ясаган сүзенә Силуанов.

Сүз уңаеннан, финанс министры моңа кадәр дә криптовалюта урынына ОФЗны сайлап алырга чакырган. Аның сүзләренә караганда, федераль займ облигацияләре белән әйбәт кенә акча эшләргә мөмкин. Моннан тыш, Силуанов фикеренчә, доллар курсын да күзәтеп бармау ярамый, ләкин аңа азрак игътибар итү кирәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре