SIM-картаны башка кешегә тапшырган өчен 50 мең сум штраф сала башлаячаклар

Дәүләт Думасының Дәүләт төзелеше һәм законнар комитеты РФ Административ хокук бозулар кодексының 13.29.1 яңа маддәсенә кертелгән төзәтмәләрен хуплады. Ул элемтә өлкәсендә законнарны бозган өченче затларга абонент номерын тапшырган өчен җаваплылыкны күздә тота.

Төзәтмәләр нигезендә, гражданнар килешү буенча рәсмиләштерелгән номерны башка кешегә тапшырганда 30 меңнән 50 мең сумга кадәр штрафка тартылырга мөмкин. Шәхси эшмәкәрләргә — 50 меңнән 100 мең сумга кадәр, ә юридик затларга 100 меңнән 200 мең сумга кадәр штраф каралган. Номер хуҗасы — физик яки юридик зат белән хезмәт мөнәсәбәтләрендә тормаган затларга элемтә хезмәтләренә керү мөмкинлеген бирү дә хокук бозу дип санала.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре