Ел башыннан Татарстан юлларында аварияләр, анда имгәнүчеләр кимегән. Аның каравы һәлак булучылар күбрәк. Сигез ай эчендә республикада юлда имгәнгән, гомерләре өзелгән балалар саны да арткан. Юл иминлеген саклаучылар нишләргә җыена? Халыктан нинди ярдәм өмет итәләр? Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча Татарстанның Хөкүмәт комиссиясе утырышында шул хакта сөйләштеләр.
Каеш кирәк
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Рөстәм Гарипов сүзләренә караганда, быелның сигез аенда республикада 2020 юл һәлакәте теркәлгән. Аларда 199 кешенең гомере өзелгән, 2447 кеше имгәнгән.
– Юл һәлакәтләре, анда имгәнүчеләр саны кимесә дә, үлүчеләр саны арта, – дип ачыклык кертте Рөстәм Гарипов.
Быелгы җәй аеруча хәвефле булды. Ел башыннан бирле республика юлларында теркәлгән үлем-китем очракларының яртысыннан артыгы (53,7 процент) нәкъ менә җәйге чорга туры килгән.
– Быелгы җәйдә юлларда 107 кешенең гомере өзелде. Узган елның шул ук чорында бу сан 84 иде. Соңгы тапкыр мондый хәвефле җәй 2019 елда теркәлде. Ул чорда юл корбаннары саны шулай ук йөз кешедән арткан иде, –дип искә алды Рөстәм Гарипов.
Үлем-китем белән тәмамланган иң куркыныч аварияләрнең күбесе июль-август айларында теркәлгән. Июльдә республика юлларында – 40 кеше, августта 41 кеше үлгән.
– Август аенда юлда гомерләре өзелүчеләр арасында җәяүлеләр дә бар. Алар арасында юл корбаннары саны дүрттән уникегә җитте. Бу җәяүлеләр арасында үлем-китем очраклары өч тапкыр арткан дигән сүз. Күбесенең гомере кичке якта, нигездә, трассаларда өзелгән, – дип ачыклык кертте Баш дәүләт автоинспекторы.
Аварияләр һәм юл корбаннары арту сәбәпле, Татарстан Дәүләт автоинспекциясе якын арада юлларда куркынычсызлык чараларын көчәйтергә җыена. Аерым алганда, республика юлларында «Җәяүле» һәм «Иминлек каешы» дип аталган профилактик чаралар узачак.
Елның-елында сентябрь аенда машинада чакта иминлек каешы эләктермәүчеләр арасында да үлем-китем очраклары арта икән. Юл сагында торучылар юлларда соңгы өч елдагы вазгыятькә күзәтү ясаганнан соң шундый нәтиҗәгә килгән.
– Шуңа күрә сентябрьдә җәяүлеләр белән беррәттән иминлек каешына да игътибарны арттырачакбыз. Октябрьдә күз күрүе начарлану, юл өслеге юеш булу аркасында бәрелешү очраклары арта. Шуңа бу чорда каршы як полосага чыгучыларга аерым игътибар биреләчәк. Ноябрьдә – көн кыскарган, кар әле ятарга өлгермәгән чорда – җәяүлеләрне таптату очраклары арта, – ди Рөстәм Гарипов.
Бу урында юл иминлегенә багышланган һәр утырыш саен әйтеп килгән гади генә киңәшләрне искә алды ул. Юлларда хәвеф-хәтәрдән саклану өчен җәяүленең киемендә яктырткычлар булырга, машинада утырып баручының иминлек каешы эләктерелгән булырга тиеш, тизлек турында да онытырга ярамый.
Әләк түгел
Юл сагында торучылар яшерми: җәйге чордан тыш, мәктәпләрдә укулар башланган мәлне дә сагаеп көтә алар. Ник дигәндә, һәр икесендә дә балалар катнашындагы юл фаҗигаләре саны арта.
– Быелның сигез аенда юлда имгәнгән, гомерләре өзелгән балалар саны артты. Шимбә балалар һәм үсмерләр өчен иң куркыныч көн санала. Атнаның бу көнендә алар катнашында 43 юл һәлакәте килеп чыкты. Тәүлекнең иң куркыныч вакыты – сәгать 4 белән 7 арасында. Бу сәгатьләрдә 90 юл һәлакәте теркәлде. Юл һәлакәтләренә күбрәк 15–16 яшьлек үсмерләр эләгә, – дип сөйләде Рөстәм Гарипов.
Августта республика юлларында өч баланың гомере өзелгән. 10 августта Апас районының Шонгат авылы янында булган авариядә 11–12 яшьлек кыз белән малай үлде. Спас районында «Лада» машинасы белән идарә иткән 15 яшьлек малай юл кырыендагы чокырга әйләнеп төшеп һәлак булды. Рөстәм Гарипов сүзләренә караганда, тикшерү барышында үсмернең аңа кадәр дә бабасы машинасында еш йөргәне ачыкланган.
– Шуңа күрә үсмернең транспорт чарасы белән идарә итүен күрәсең икән, бу хакта тиз арада Дәүләт автоинспекциясенә яки участок инспекторына хәбәр итәргә кирәк, – дип искәртте Рөстәм Гарипов. – Дәүләт автоинспекциясе тәкъдиме белән яшүсмерләргә АЗСларда бензин сату тыелды. Әмма питбайк белән идарә иткән үсмерләр әледән-әле очрап тора. Без рейдлар уздырып аларны тоткарлыйбыз, ата-аналарын җаваплылыкка тартабыз.
Фикер
Олег Шатов, Казандагы югары машина йөртү осталыгы мәктәбе җитәкчесе:
– Юлда иминлек артсын өчен, иң беренче чиратта, машина йөртүчеләрне әзерләү, тәҗрибәле йөртүчеләрнең осталыгын арттыруга күбрәк игътибар бирергә кирәк. Машина йөртү культурасын да үстерәсе бар. Нәрсәнедер тыеп, штрафлар белән куркытып кына кешене тәртипкә өйрәтеп булмый.
Юрий Кулагин, «Бөтенроссия автомобильчеләр җәмгыяте»нең Татарстандагы төбәк бүлеге рәисе:
– Юлдагы куркынычсызлыкны арттыру өчен, андагы камераларны арттырырга кирәк. Алар машина йөртүчеләрне тәртипкә өйрәтә. Камераларның булганнарын да камилләштерәсе иде. Әйтик, алар исерек килеш рульгә утырган кешене дә күрә башласа, бик яхшы булачак. Шулар гаебе белән күпме авария килеп чыга бит.
| 2025 елның 8 аенда юлдагы взгыять (узган ел белән чагыштырганда) | |||
| Авария | Имгәнүчеләр | Һәлак булучылар | |
| РФ | 84 053 (+ 244)
| 104 731 (– 365)
| 8997 (+ 34)
|
| Идел буе ФО | 17 601 (+ 303)
| 22 275 (+ 211)
| 1826 (+ 94)
|
| Татарстан | 2020 (– 1)
| 2447 (– 51)
| 199 (+ 10)
|
| Түбән Новгород | 2899 (– 43)
| 3731 (+ 46)
| 193 (+ 3)
|
| Самара | 2161 (+ 291)
| 2779 (+ 293)
| 178 (– 6)
|
| Башкортстан | 1790 (– 115) | 2143 (– 200) | 270 (+ 24) |
| Саратов | 1562 (– 93)
| 2014 (– 165)
| 186 (+ 26)
|
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез