Шимбә көнне Казанда ни өчен хәмер сатуның тыелуын аңлатканнар

Максаты – спорт чарасын уздырганда кешеләрнең иминлеген тәэмин итү.

Шимбә – 21 октябрь көнне Казанда “Рубин” футбол клубы ЦСКА командасы белән уйнаячак. Шул сәбәпле Татарстан башкаласы үзәгендә, шулай ук “Ак Барс Арена” стадионы янында хәмер сату тыела.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин кул куйган карар нигезендә, әлеге чара футбол уены вакытында кешеләрнең иминлеген тәэмин итү максатында күрелә.

Документта шулай ук шәһәр үзәгендә – Астрономическая, Бауман, Кави Нәҗми, Муса Җәлил, Профсоюз, Университет һәм Чернышевский урамнарында да хәмерне ваклап сатуның тыелуы турында әйтелгән.
Исегезгә төшерәбез: уен 14.00 сәгатьтә башлана. Футболчылар Казанның “Ак Барс Арена” стадионында көч сынашачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре