Мондый вакытта машина йөртүчеләрнең дә башы тискәрегә әйләнә башлый бугай, әле берсе кисеп уза, әле икенчесе, әрсезләнеп, алдыңа килеп керә, өченчесе үзе тормозга әйләнеп, дөнья белән бәйләнешен җуеп ката. Тизрәк өеңә кайтып, чәй чөмерергә дә салкын душта коенып чыгып, караватка сеңәргә.
Ирнең кәефе начар иде. Эштә дә җанын җәфалап бетерделәр. Ничек шулай туры киләдер ул, җитәкчесе – бер сантый, кул астындагылар – мең. Мең үк кеше түгел түгелен, тик аларның һәрберсе йөз ахмакка биргесез.
Көтмәгәндә телефон шалтырады. Хатыны. Ипи, сөт алырга кушадыр инде. Әмма хатыны шундук үкерергә тотынды:
– Син кайда? – диде ул, коты алынып. – Кайда си-и-ин!..
Ирнең коты ботына төште.
– Син кайда? – диде ул, сулышы кабып. – Нәрсә булды? Айсылу ничек? Мин хәзер…
– Кайт тизрәк! – дип еламсырады хатыны. – Үтенәм… Кайт…
– Ни булды? Юньләбрәк аңлат әле…
– Юк, – дип кырт кисте хатыны һәм кычкыруга күчте. – А-а-а, ул монда килә!..
Телефон өзелде. Ирнең йөрәк тибеше күлмәген селкетер дәрәҗәгә җитте. Ул тирә-ягына күз йөгертте дә бер ачыклык күреп газга басты. Аз гына баргач, каршы полосага чыкты, аннан йортлар арасына кереп китте. Монда да бик иркен түгел иде, тик ир аны-моны карап тормады, тротуарга да керде, балалар мәйданчыгына да тиеп узды. Кабат урамга чыгуына «бөке» азайган кебек иде, тик ул монда да иң кыска юлларны гына сайлады. Һәм тиздән сирена тавышы ишетелде, мегафоннан аның машинасын әйтеп туктарга куштылар.
– Шайтаныма олагыгыз! – Ир газ педален идәнгә сеңдерде, үзе дога урынына кабатлады. – Исән-сау гына булсыннар, берүк. Ходаем, Аллакаем…
Машина ярсып ыргылды, күрер күзгә тар тоелган урыннарны да песи җитезлеге белән ерып узды. Сирена тавышы еракта калды. Ул тагын йортлар арасына чумды һәм, ниһаять, үзләренең урамына керде. Тынычланырга тырышып тирән сулыш ала-ала, подъезд алдына туктады һәм атылып чыгып фатирына ташланды.
– Ләйсән! – дип кычкырды ул ишек йозагын борган арада. – Сез ничек?
– Монда без… – дигән тавыш ишетелде ваннадан, – монда…
Ванна ишеге бикле иде.
– Ач, – дип тарткалады ир. – Нәрсә булды?
Келә шалтырады. Бусагада яшь ярымлык кызын кочаклап Ләйсән басып тора иде. Ул елап шешенеп беткән, курку тулы күзләре шар ачылган, чәчләре тузган, йөзе агарган. Ир кызын кулына алды да өй эчен тикшереп чыкты. Бөтен җир пөхтә, барысы да тәртиптә. Кот алынырлык бер сәбәп тә юк.
– Ни булды? – дип хатынына текәлде ул. – Ник шулкадәр һава ярасың?
– Ул анда… – дип залдагы люстра ягына ымлады хатыны. – Ул оча…
Ир ул күрсәткән якка карады. Канатлары белән пыялага бәрелә-бәрелә зур гына пәри күбәләге пырхылдый иде. Ирнең авызы ачылды:
– Нәр-рсә? Син шуның өчен җәнҗал чыгардыңмы? Мин атылып кайттым, күпме камерага эләккәнмендер… Ә син…
– Ул коточкыч… – Ләйсән яңадан үксеп елап җибәрде. – Ул миңа ташланды. Мин Айсылу өчен курыктым. Чагар яки тешләр дип. Агулы булса, аллергия бирсә… Син өйдә юк, ә мин нишли алам…
Ирнең җаны котырды. Ванна бүлмәсен пыр туздырып, залдагы люстраны бәреп төшерәсе, андагы пәри күбәләген идәнгә сылап сытасы, хатынын караватка атып бәрәсе һәм аерыласы килде. Тик хатынының калтыранып елап басып торуын күрү белән барысын да аңлады. Хатынының куркуы да, бала өчен борчылуы да ихлас иде.
Ул бит күкрәк баласы белән көннәр буе өйдә утыра. Бала чүпрәкләренә, караватка, йорт мәшәкатьләренә бәйләп куелган сыман. Аның өчен бөтен дөнья шушы фатир белән чикләнә. Ә монда зур, йонтас җанвар очып йөри.
Ул хатынын кочаклап алды.
– Ахмак син, – дип ягымлы пышылдады. – Ахмагым син минем.
Бераздан башмагын кулына алып люстра тирәли бәргәләнеп очкан пәри күбәләген үтерергә омтылды да туктап калды, елмайды һәм тәрәзәне ачты. Сөлге белән җилләнеп куа торгач, күбәләк ачык тәрәзәдән чыгып китте.
Пәри күбәләгенә ул рәхмәтле иде. Өенә кайтып керүгә, әллә нинди зур фаҗига дә көтәргә мөмкин иде бит. Ә монда нибары күбәләк кенә. Аннан соң ул ир белән хатынның бер-берсенә никадәр кадерле һәм мохтаҗ икәнен тагы бер кат исләренә төшергәндәй, мәхәббәтне яңарткандай булды. Шундый җан иясен ничек һәлак итәсең инде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез