7 мең чакрым юл, 27 мәктәп һәм 316 миллиард сумлык ярдәм. Татарстанда 2019-2024 елларда гамәлдә булган илкүләм проектларга йомгак ясадылар. Яңалары тормышның кайсы өлкәләрен колачлаячак икәнен дә әйттеләр.
2019–2024 елларда республикада илкүләм проектларны тормышка ашыруга 228 миллиард сумга якын акча тотылган. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.
– 2019–2024 елларда республикада илкүләм проектларны тормышка ашыруга 228 миллиард сумга якын акча тотылды. Шул исәптән, 160 миллиард сум акча – федераль бюджеттан, 68 миллиард сумнан күбрәк акча республика бюджетыннан бүлеп бирелде, – диде ул.
Мидхәт Шаһиәхмәтов илкүләм проектларны тормышка ашыру барышында ирешкән төп саннарга да тукталды. “Республикада федераль, төбәк һәм җирле дәрәҗәдәге 7 мең чакрымнан артык юл төзелде һәм төзекләндерелде. 353 парк һәм скверны яңарту буенча эшләрнең шактый өлешен бетердек. 2019 елдан бирле илкүләм проект кысасында 27 мәктәп сафка басты. Биредә 25 меңнән артык бала белем ала. 400ләп сәламәтлек саклау объекты, 70кә якын мәдәният объекты төзелде һәм төзекләндерелде”, – диде ул.
Министр сүзләренә караганда, илкүләм проект кысасында кече һәм урта эшкуарлыкка 316 миллиард сумлык 179 мең ярдәм чарасы күрсәтелгән. “2019 елдан бирле әлеге тармакта мәшгуль булучылар саны 168 меңгә артып, 2024 ел нәтиҗәләре буенча 848 мең кешегә җитте. Татарстанда кече бизнесны үстерү һәм аңа ярдәм итүнең махсус институтларының бердәм системасы барлыкка килде”, – диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.
Татарстан 2019 елдан тәҗрибә рәвешендәге үзмәшгульләр проектында да катнаша. Бүген республикада 357 меңнән артык кеше үзмәшгуль буларак теркәлгән. Аларның гомуми кереме 200 миллиард сумга диярлек җитте. Ә үзмәшгульләр бюджетка түләгән гомуми салым күләме – 8 миллиард сум.
Алда да зур эшләр көтә: 2025 елда Татарстанда 12 илкүләм проект гамәлгә керәчәк. “Алар үз эченә 46 төбәк проектын да берләштерәчәк. Әлеге максаттан, алдагы өч елда 160 миллиард сумга якын акча бүлеп бирү каралган, – диде Премьер-министр урынбасары. – Быел республикада илкүләм проектларны тормышка ашыруга 59 миллиард сум акча тотылачак”.
Гомумән алсак, 2025–2030 елларда Россиядә барлыгы 19 илкүләм проектны тормышка ашырырга ниятлиләр. “Шул исәптән, технологик лидерлыкка бәйле 6 илкүләм проект федераль дәрәҗәдә генә тормышка ашырылачак”, – дип тә ачыклык керттеләр брифингта.
– Бөтен проектлар да әһәмиятле, чөнки алар халыкның тормыш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән. Һәр гаиләгә, һәр кешегә кагылалар. Республикада барлык илкүләм проектлар буенча да җентекле эш башланды, – диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.
Илкүләм проект кысасында Казанда һәм Чаллыда һәрберсе 1124 укучыга исәпләнгән ике мәктәп төзергә, 14 белем бирү объектын капиталь төзекләндерү каралган. Моннан тыш, сәламәтлек саклау тармагында 189 объектны төзү һәм яңарту күздә тотыла.
Татарстанда тормышка ашырылачак илкүләм проектлар – “Гаилә”, “Яшьләр һәм балалар”, “Озын һәм актив тормыш”, “Тормыш өчен инфраструктура”, “Экологик иминлек”, “Кадрлар”, “Нәтиҗәле һәм көндәшлеккә сәләтле икътисад”, “Азык-төлек куркынычсызлыгын технологик тәэмин итү”, “Туризм һәм кунакчыллык”, “Халыкара кооперация һәм экспорт”, “Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе” һәм “Пилотсыз авиация системалары”.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез